Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флешмоб биюләре: рекламадан – сәясәткә


Израил хатын-кызлары флешмоб демонстрациядә бии
Израил хатын-кызлары флешмоб демонстрациядә бии

Яшьләрнең егәрлелегеннән башланып рекламада киң кулланылган флешмоб биюләре инде сәясәткә дә кереп китмәкче.

Соңгы бер елда протест җыеннары хәрәкәте көчәеп киткән дөньяда протест белдерүнең яңа ысуллары да таныла бара. Узган көздә финанс гаделсезлекләренә ризасызлык белдерүче “Уолл Стритны басып ал” чарасында катнашучылар үз гамәлләрен флешмоб биюләре белән төрлеләндергән иде.

Бу айда исә Израилнең Иерусалим янындагы Бәет Шемеш шәһәрендә үзәк мәйданга төрле яшьләрдәге 250-ләп хатын-кыз тыныч кына җыелды. Queen төркеменең «Don’t Stop Me Now» җыры яңгырый башлауга, алар рәтләргә тезелеп, кулларын күккә сузып бии башлады. Узып баручыларның кайберләре һич көтмәгәндә булган бу гаҗәп хәлгә авызларын ачып катып калса, кайберләре елмаеп караса, башка берәүләр фото-видеога төшерергә кереште. Очраклы рәвештә мәйданга килүчеләр арасында бу төркемгә кушылып бии башлаучылар да булды.



Биюче төркем әлеге чара белән илдә хатын-кызларны дискриминацияләүгә каршы бердәм булуын күрсәтте. Мисал өчен, бу илдә хатын-кызларны автобусның арттагы утыргычларына күчеп утырырга мәҗбүр итү орчаклары ешая бара. Үтә динче яһүдләр җәмгыятьнең калган өлешенә басымны арттыра.

Рамат Бәет Шемеш җәмәгать оешмасы җитәкчесе шундый протест чарасы оештырырга чакыруны Facebookка ике атна алдан чыгарган булган.

Төрле флешмоб чаралары сәяси протестларда моңарчы инде күп кулланылган булса да, "бию митинглары" әле яңа күренеш дияргә мөмкин.

Хәзерге вакытта флешмобларның киң таралуы беренче чиратта интернеттагы социаль челтәрләргә бәйле. Тирә-юньдәге бернинди шик уятмаган кешеләрнең көтмәгәндә тиз генә оешып бертөрле хәрәкәт итүе, еш очракларда бертөрле биюе һәм берни булмагандай кире төрле якларга таралышуы соңгы елларда реклама максатларында инде бик күп кулланыла. Хәзер мондый чараларны профессиональ дәрәҗәдә оештыручы ширкәтләр дә бар.

Кешеләр юл хәвеф-борчуларына баткан урын - һава аланнарында, вокзалларда флешмобларның тәэсир итү көче тагын да зуррак була.

Сидней институтында чаралар оештырырга өйрәнүче бер йөзләп студент үзләренең хәйрия максатындагы флешмобын Сидней үзәк вокзалында үткәрергә булган.



KLM һава юллары Португалиядә эшчәнлегенә 70 ел тулуны Лиссабон һава аланында юлчыларны флешмоб белән гаҗәпләндереп билгеләде.



Лиссабоннан АКШның Майами халыкара һава аланына килеп төшүчеләрне дә беркөн шундый көтелмәгән хәлләр каршылады. "Flash Mob Amerika" ширкәте оештырган бу чара Лиссабон белән Майами арасында яңа очышлар башлануга багышланган иде. Биредә музыканы язмадан җибәрү белән генә чикләнмичә, флешмобка җанлы башкаручы җырчылар да өстәгәннәр.



Шулай да юлчылар арасындагы флешмобларның иң уңышлысы бәлки өч ел элек Бельгиянең Антверп шәһәрендәге үзәк вокзалда Бельгия телевидение програмының реклама чарасы буларак оештырылган “Do Re Mi” биюе булгандыр. Бу биюдә 200-ләп кеше катнашты. Youtubeтa әлеге флешмобны инде 25 ярым миллион мәртәбә караганнар. Әйтергә кирәк, флешмоблар оештыручылар һәр очракка диярлек үз чараларын, шул исәптән, очраклы килеп эләккән кешеләрнең һич көтелмәгән бу хәлгә гаҗәпләнүен видеога төшереп интернетка чыгара.



Флешмоб биюләре дөньяның төрле урыннарында инде гадәти күренешкә әверелеп реклама чарасы буларак кайбер илләрдә аңа карата кызыксыну инде кими башласа, Һиндстанда әле ул көчәеп кенә килә. Былтыр Мумбай халыкара һава аланы да хосусыйлаштырылуының биш еллыгы уңаеннан юлчыларга көтелмәгән бию бүләк итте.



Флешмоб биюләрен оештыручылар кешеләрне гаҗәпләндерү өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап табарга тырыша. Шундыйларның берсе Дубай һава аланында “очраклы рәвештә узып баручы стюардессалар” башлап җибәргән биюгә һава аланында рәсми киемнәрдәге “башка хезмәткәрләрнең” кушылуы. 55 биюче катнашкан бу чара юлчылар өчен һава аланындагы салымсыз сәүдә зонасында түләү картасы DXB Connect-ны тәкъдим итүгә багышланды.



Бакуда исә 300-дән артык яшь кеше бер ай буе өйрәнгән Мадагаскар флешмоб биюләрен шәһәрнең күп халык булган урамында, сәүдә үзәге янында башкарып узып баручыларның кәефен күтәрде һәм NarMobile ширкәтен рекламалады.

XS
SM
MD
LG