Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта яңа хит: Десантчылар Путинга каршы




YouTube сәхифәсендә Путинга каршы чираттагы клип дөнья күрде. Путин сәясәтен кискен тәнкыйтьләгән җырны бу юлы десантчылар башкара. Дүрт көн эчендә аны интернетта 400 меңнән артык кеше караган.

Путинны урыныннан китәргә чакырган җырны һава-десант гаскәрләрендә (ВДВ) хезмәт иткән ветераннар, Мәскәү егетләре башкара. Автор һәм башкаручы Михаил Вистицкий сүзләренчә аларны бу җырны язарга илдәге вазгыять этәргән.

“Караклыкка, ялганга баткан илдә яшисебез килми. Армиядә бернинди модернизация дә бармый, барысы да ялган. Егетләр моңа инде чыдый алмый” ди Михаил.

ВДВ ветераннары бу җырны “Дождь” каналында туры эфирда башкарды. Җырда мондыйрак сүзләр бар:

“Булсаң да президент,
Сиңа да бар канун –
Казнадан урлама,
Һәм дә ялганлама.

Сигез ел президент,
Һәм тагын кандидат.
Безнең күзгә кара да,
Урыныңнан баш тарт.”

Интернетта drugoi кушаматы белән танылган блоггер Рөстәм Әдһәмов хәбәр итүенчә, ВДВ ветераннары Мәскәүдә 4 февраль көнне үтәчәк каршылык чарасында чыгыш ясарга ризалык биргән. Безнең хәбәрчебез аларның репетициясендә булып кайтты.

Десантчылар Путинга каршы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
XS
SM
MD
LG