Мәскәүдә “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган автойөреш узды. Бу йөреш 4 февральдә булачак Русиякүләм чарага теләктәшлек белдерү булды.
Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, автойөрештә катнашучылар Садовая боҗрасын урап алган, чарада ике меңнән артык машина катнашкан. Ак тасма, йә булмаса ак төстәге нәрсә дә булса әлеге автойөрешнең билгесе булып торды. Кайбер машиналарга: “Без гадел сайлаулар өчен!”, “Путинсыз Русия” дигән язулар эленгән булган.
Машиналарга шул тирәдән үтүче кешеләр дә теләктәшлек белдерде. Алар ак тасмалар, шарлар һәм шарфларын болгап торды. Машина йөртүчеләр аларга кычкыртып узды.
Социаль челтәрләрдә туган “Ак түгәрәк” чарасын үткәрү идеясен әле күптән түгел генә оешкан “Сайлаучылар лигасы” иҗтимагый оешмасы да хуплады.