Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга МАГАТЭ вәкилләре килде


МАГАТЭ Генераль директоры урынбасары Һерман Накертс
МАГАТЭ Генераль директоры урынбасары Һерман Накертс
Иранга Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) вәкилләре килде. Әлеге төркемнең башлыгы – МАГАТЭ Генераль директоры урынбасары Һерман Накертс Венадан китәр алдыннан, Тәһран вәкилләрнең Иран атом програмы хәрби үлчәүгә чыгарга мөмкин дип борчылуларын аңлар, дип белдерде.

Күптән түгел генә Европа берлеге һәм Кушма Штатлар Тәһранга чикләүләрнең тарихта моңа кадәр булганнары белән чагыштырганда иң кырысларын керткән иде.

Иран парламентының Европа берлеге илләренә нефть экспортлауны туктатырга җыенуы турында да хәбәр ителде. Европа берлеге шушы көннәрдә ярты елдан Иран нефтен алмый башлаячагын белдергән иде.

БМО Тәһран уран баетуны туктатсын өчен дүрт тапкыр чикләүләр кертте.

Бу атнада БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, Тәһран атом эшләве тыныч максатларда икәнен дәлилләүдә җаваплы, дигән иде.
XS
SM
MD
LG