Accessibility links

Кайнар хәбәр

"100 яхшы китап исемлегенә татар әдәбияты да керергә тиеш"


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, иң яхшы милли язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләре мәктәп укучылары укырга тиешле әдәбият исемлегенә кертелергә тиеш.

“Русия – күпмилләтле ил, һәм без бөтен Русия таныша алсын өчен 100 яхшы китап исемлегенә татар классиклары әсәрләре керүен дә тәкъдим итәргә хокуклыбыз”, ди Мөхәммәтшин “Интерфакс-Поволжье”га.


Аның фикеренчә, мөгаен Пушкин, Толстой, Чехов кертеләчәк исемлеккә 2011 елны 125 еллыгы билгеләнеп узылган татар шагыйре Габдулла Тукай да тәкъдим ителергә тиеш.

Күптән түгел Русия премьеры Владимир Путин мәктәп укучылары һичшиксез укырга тиешле 100 китап исемлеген булдырырга кушты.
XS
SM
MD
LG