Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызыл таң" Башкортстандагы татар районнары кичәләрен үткәрә


Тәүге кичә "Тәтешлеләр бездә кунакта!" дип атала
Тәүге кичә "Тәтешлеләр бездә кунакта!" дип атала

6 февральдә Уфада "Тәтешлеләр бездә кунакта!" дип аталган кичә узачак. "Кызыл таң" газетының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов сүзләренчә, бу бәйрәмгә районнан чыккан күренекле шәхесләр чакырылган, тәтешлеләр үзләре дә киләчәк.


Төрле районнарга багышлап кичәләр үткәрүне башлап җибәрергә җыенасыз икән. Бу адымга нәрсә этәрде?

– Бу - безнең газетның идеясе. Хәзер һәр газетның бу дөньяда яшәр өчен, үзен тәкъдим итәр өчен һәм шулай ук үз мәдәниятен пропагандалар өчен төрле чаралар үткәрү хокукы бар һәм ул аларны үткәрергә тиеш тә.

"Кызыл таң" газеты 95 ел чыгып килү дәверендә Башкортстан җөмһүриятенә бик күп кешеләр биргән. Башкортстанның өч халык шагыйре безнең газетта эшләгән. Алар: Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев һәм Мәҗит Гафури. Ике халык язучысы - Нәҗип Әсәнбаев һәм Суфиян Поварисов, җиде Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе һәм утызга якын Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы безнең газеттан чыккан. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Венера Атнабаева да үзенең хезмәт юлын безнең газетта башлаган. Башка басмалардан аермалы буларак, "Кызыл таң" - ул иҗтимагый-сәяси матбугат чарасы гына түгел, ул республиканың мәдәни газеты да.

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов
​Моңа кадәр мәдәни эшчәнлек газет битләрендә артистлар һәм мәдәният тормышын чагылдыру гына иде. Бу эшне киңрәк планда да алып барырга мөмкин. Хәзер безнең Уфада "Нур" театры да бар. Шушы традицияләрне дәвам итеп үзебезнең милләттәшләребез яшәгән районнар белән Уфа халкын таныштыру, шул районнардагы мәдәниятне пропагандалау өчен яңа юнәлешкә керештек. Былтыр көз аенда 2012 елдан яңа эш башлап җибәрәбез дип уйлаган идек, хәзер шуны тормышка ашырабыз.

Безнең районнар күпмилләтле. Анда татар халкы гына яшәми. Мәсәлән, Тәтешле районының күпчелеген удмуртлар тәшкил итә. 6 февральдә шушы "Нур" театрында үтәчәк кичәдә Тәтешле районында яшәгән бөтен халыклар да күрсәтеләчәк. Алар Уфа халкына бию, җыр сәнгатьләрен, кул эшләрен, ризыкларын, көнкүрешләрендә кулланган әйберләрне дә күрсәтәчәк. Бу, беренчедән, шушы төбәктә яшәгән халыкларның дуслыгын пропагандалау һәм, икенче яктан, "Кызыл таң" газетының үзен дә төрле милләт халыкларына тәкъдим итү булып тора.

Тәтешлеләр төрле төбәкләргә таралган, мисал өчен, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи-Биктаһирова һәм башкалар бу бәйрәмгә килергә вәгъдә иттеме?

– Алдан ук сөйләшүләр алып барылды. Бүгенгә кадәр "юк, килмибез" дип әйтмәделәр. Без алар килер дип өметләнәбез. Чөнки алар чакыруларны бик риза булып кабул итеп алдылар.

Безнең бу идеягә Тәтешле район хакимияте бик шатланды. Алар бик күптәннән, советлар чорыннан соң, Уфа шәһәрендә үзләренең сәнгать үсешен бервакытта да күрсәтмәгән булган. Ничек кенә дип атасак та, советлар чорында төрле районнар үзләренең көннәрен үткәрә иде. Менә ул тукталып калган. Шушы традицияне "Кызыл таң" башлый дигәч, алар бишкуллап риза булды.

Тәтешле бәйрәменә районның һәвәскәр артистлары да һәм шулай ук Башкортстанда, Русиядә яшәгән Тәтешле районыннан чыккан күренекле мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар, сәнгать хезмәткәрләре, башка тармакларда эшләгән җәмәгать, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, сәнәгать ширкәтләре вәкилләре дә чакырылган. Бездә бәйрәм буласын интернеттан белүчеләр дә бар. Алар редакциябезгә дә киләләр, "Нур" театрына да шалтыраталар. Бу бәйрәмдә нәрсәләр була дип кызыксыналар.

Димәк, бу бәйрәмне көтәләр?

– Әйе, көтәләр.

Билетлар сатылып беткәнме?

– Миңа, билетлар бетте инде, дип хәбәр иттеләр.

Мондый чараны, бәлки, ике көн рәттән эшләргә кирәк булгандыр?

– Безнең план болайрак: икенче көнне Тәтешленең үзендә шушы ук концертны куячакбыз.

Тәтешлеләрдән соң кемнәрне чакырырга җыенасыз?

– Тәтешледән соң Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнары чиратта тора. Шулай ук Әлшәй, Авыргазы районнары да бар. Без моны май аена кадәр шулай чиратлап үткәрербез дә, июнь, июль, август каникулларга туктаганнан соң, сентябрь аенда тагын башларбыз дип уйлап торабыз.

Матбугат чарасы ниндидер бәйрәм үткәргән вакытта гадәттә журналистлар халык арасында булырга тырыша, кызыклырак шәхесләрне табып, алар белән әңгәмәләр кора, бу хакта яза. Үзегезнең газет битләрендә тәтешлеләрдә булган ниндидер проблемнарны да яктыртырга уйламыйсызмы?

– Әлбәттә, әле яңа гына бездә тәтешлеләр булып китте. Тамаша алдыннан газетның бер полосасын аларга багышларга килештек. Анда Тәтешле районы тормышы, көн күреше, андагы бүгенге проблемнар һәм аннан чыккан сәнгать кешеләренең үз районнары турында фикерләре - барысы да урын алачак.
XS
SM
MD
LG