Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәкәйдә “Авыл кызы” бәйгесе үтәчәк


Юлия Сәйфуллина бәйгедә катнашырга әзерләнә
Юлия Сәйфуллина бәйгедә катнашырга әзерләнә

4 февральдә Оренбур төбәгенең Әсәкәй авылында “Авыл кызы” бәйгесе үтә. Анда төбәкнең татар авылларында яшәүче туташ һәм ханымнары катнашачак.


Бәйгенең максаты – туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, эш сөючәнлеген, тышкы һәм эчке гармониясен пропагандалау, татар хатынының күркәм сыйфатлары аркылы, гомумән, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү.

Авыл кызларының милли йөзен халкыбызга күрсәтү максатыннан “Русиянең татар авыллары” оешмасы, “Сөембикә” журналы һәм “Татмедиа” агентлыгы 2011-2012 елларда Бөтенрусия “Авыл кызы” татар милли бәйгесен үткәрергә ният иткән. Аның финалы 2012 елның җәендә, Яшьләр форумы вакытында, Казанда уздырылачак дип көтелә. Хәзер Русиянең барлык төбәкләрендә дә бәйгенең сайлап алу турлары бара.

Бәйгедә үз көчен сынап карарга теләк белдерүчеләр арасында Татар Каргалы авылында гомер итүче Юлия Сәйфуллина да бар.

Юлия Сәйфуллинага 22 яшь.Ул 2011 елда Оренбур Аграр университетының экономика факультетын тәмамлаган, ире Наил – юрист, кызы Сәфинәгә 2 яшь. Юлия Сәйфуллина үзе турында түбәндәгеләрне сөйләде:

“Кеше үзенең киләчәктә кем булуы хакында бәләкәйдән ук уйлана башлый. Мин Оренбур өлкәсенең иң зур татар авылы – Каргалыда тугангамыдыр, үземә авыл белгечлеген сайладым.

Сәйфуллиннар гаиләсе
Сәйфуллиннар гаиләсе
Каргалыда дүрт меңнән артык кеше яши, бер-беребезне белмәвебез бер дә гаҗәп түгел. Ирем Наил белән танышуыбыз да авылча булды. Авыл көтүен каршы алырга барганда таныштык. Танышкан көн – безнең өчен хәзер гаилә бәйрәменә әйләнде: туебызны да шул көнгә туры китереп, 2007 елның 3 августында үткәрдек. Әлбәттә, туй авылда никах һәм мәһәрдән башка үтми.Мәһәр – безнең авылда гына сакланып калгандыр, анда кызның туй күлмәгеннән алып, юрган-мендәрләргә кадәр була.Шуңа күрә,мәһәрне никах мәҗлесенә кыз ягына йә машинада, йә бизәлгән атларда егетнең туганнары алып килә.

Наил белән икебез дә саф татар гаиләсендә үстек. Өйдә татарча сөйләшү, мәктәптә татар теле дәресләрендә туган телне яхшырак өйрәнү, Татарстанда урнашкан “Идел” аланында ике тапкыр булу, “Сөембикә” журналын алдыру – болар барысы да бергә туган телне камилләштерә генә.

Юлия кызы Сәфинә белән
Юлия кызы Сәфинә белән
Авылда яшәүче яшь гаилә өчен, аеруча, әти-әниләрдән төпле киңәшләр, җылы сүзләр – болар бик кирәк. Алар белән бергә булган чакта без бик бәхетле. Безгә дә алар кебек, пар канатлылар булып яшәргә язсын.Тамырларыбыз да Каргалыдан: Әбсәләмовлар, Ягъфәровлар, Сөлемовлар, Сәйфуллиннар нәселеннән. Безнең гаилә – борынгы нәселдән, авылның өчтән бер өлеше туганнарыбыз дисәм дә, ялгыш булмас.

Ә җомга көн – ул безнең өчен туганнар бәйрәме дә. Ул көнне без бергә җыелырга тырышабыз. Бәйрәм өстәлендә төрле милли ашлар була. Бу атнада, мәсәлән, үрдәк итеннән пешерелгән куллама белән үзебез тутырган казылык булды.

Әти-әниләребез ике яктан да бик уңган кешеләр. Шулай булгач, без дә аларның дәрәҗәсен төшермәскә тиеш. Хатын-кыз ул бит көчле зат, батыр йөрәкле, кыю.Үпкәләмәсен көчле затлар, әлеге хатын-кызлар алардан күпкә көчлерәк. Шулай да хатын-кыз гаилә учагын саклаучы. Өйне дә үз кулым белән бәйләнгән һәм чигелгән әйберләр белән бизисем килә. Бәйләү белән чигү – ул данлыклы шәл бәйләүче Флюра әбиемнән.

Ирем Наил белән кызыбыз Сәфинә дә миңа зур ярдәмчеләр.Ничек итеп аларны тәмле ризыклар белән куандырмыйсың? Кызыбыз бик уңган булыр, ахры. Хәзердән ук Сәфинәдә ярдәмләшү теләге бик зур”.

Авыл кызы. Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Элек-электән хатын-кыз, гаилә учагын гына түгел, гореф-гадәтләребезне, әхлакый кыйммәтләребезне саклаучы булып саналган. Нәкъ менә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар милләтебезнең традицияләре хәзинәсе һәм халык гыйлеме ияләре бит. Борынгыдан килгән тормыш тәҗрибәсен югалтмыйча, халкыбызның тарихына кадер-хөрмәт күрсәтеп, заман белән бергә атлаучы талантлы хатын-кызлар бар.

Авылда яшәгәч, әлбәттә, мал-туарсыз, кош-кортсыз булмый. Авыл хуҗалыгы университетында алган белемнәр Юлиягә һәрвакыт ярдәмгә килә.

Күптән түгел Юлия машина йөртү таныклыгы да алган. Авылның озынлыгы биш чакрымга сузылган, ә әти-әниләре авылның икенче очында яши. Юлия гаиләсен машинага утырта да юлга чыга.

Бәлки шундый бәйгеләр милләтебезне, татар гаиләсен саклау өчен тагын бер этәргеч булыр?
"Кызыбыз бик уңган булыр, ахры", ди Юлия Сәйфуллина
"Кызыбыз бик уңган булыр, ахры", ди Юлия Сәйфуллина
XS
SM
MD
LG