Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге референдум үткәрергә тели


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең XI корылтае утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең XI корылтае утырышы

28 гыйнвар Башкортстан татар иҗтимагый үзәге чираттагы XI корылтаен үткәрде. Корылтайда республикада татарлар күпләп яшәгән районнар язмышын хәл итү өчен референдум үткәрү турында карар чыгарды.


Форумда иллегә якын кеше, шул исәптән Кушнаренко, Балтач, Бәләбәй, Чакмагыш, Туймазы һәм Стәрлебаш районнары вәкилләре катнашты. Чараны үткәрү өчен бина ала алмау сәбәпле, ул Уфадан читтә, Чесноковка бистәсендәге бер кафеда узды.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
​Корылтайда төп өч чыгыш ясалды. Беренче чыгышны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов ясады. Ул Петр I заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр татарларны бетерү сәясәте алып барылуын бәян итте. Бүгенге көндә республика белән Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткәндә дә татарларны бетерү сәясәте туктамавын ассызыклады. Моңа мисал итеп узган җанисәптә бик күп татар авылларының башкорт итеп язылуын, моңа хәер-фатиханы татарларны “башкортларның диалекты” дип атаган Рөстәм Хәмитов бирүен, татар мәктәпләре бетерелүен, милли-мәдәни ихтыяҗлар үтәлмәвен атады. Дөньядагы, илдәге халык каршылыкларына да тукталды. Русиядә демократия урнашкан очракта гына татар мәнфәгатьләре якланачагын әйтеп, демократик көчләр үткәргән каршылык чараларында дәррәү катнашырга чакырды. Якташлык тәртибе кертү, мәхәлләләр төзү кирәклеген аңлатты.

Марат Рамазанов
Марат Рамазанов
Корылтайда икенче чыгышны физика-математика фәннәре докторы, профессор Марат Рамазанов ясады. Ул дөнья һәм Русия төбәкләре мисалында тел статусы мәсьәләсе хакында сөйләде. Татарларны Русия төзүче милләт дип атады. Татар теленә илдә икенче дәүләт теле бирү кирәклеген күтәрде.

Чарада өченче төп чыгышны Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Шамил Нәҗметдинов ясады:

​“РСФСР хөкүмәтенең 1920 елның 20 маенда 325нче санлы карары чыккан. Анда татарлар күпләп яшәгән Бәләбәй һәм Бөре өязләрен башкортлар компактлы яшәгән Кече Башкортстанга вакытлы кушылуы, киләчәктә моны референдум үткәреп хәл итү каралган. Бүген аны үткәрү өчен бөтен сәбәпләр дә бар. Чөнки Башкортстанда татар халкына этноцид һәм геноцид үткәрелә. Моны икътисади яктан караганда, ул башкорт районнарында мәктәпләр, мәдәният учаклары, юллар төзелеп, татар районнарында башкорт гимназияләре генә төзелүеннән күрәбез.

Шамил Нәҗметдинов
Шамил Нәҗметдинов
Сәяси ягына килгәндә, Башкортстанда татарларга карата миссионерлык алып барыла. Татар балаларына көчләп, туган тел буларак, башкорт теле укытыла, радио-телевидениедә татар телендә тапшырулар юк, башкорт телендәге тапшыруларда татарларга башкорт милли үзаңын сеңдерү, гореф-гадәтләрен, йолаларын көчләп тагу бара. Шул ук вакытта татар халкының мәдәни мирасын урлап башкортныкы итеп күрсәтәләр. Шулай ук Башкорт иярчен телевидениесе татар авылларының тарихын бозып, башкортныкы дип аңлата. Шушы әйтелгәннәрдән чыгып мин республикада референдум үткәрү вакыты җитте дип исәплим”.

Корылтайда референдум үткәрү өчен комиссия төзелде. Референдумга кадәр фәнни-гамәли конференция үткәрергә, анда ясалган чыгышларны брошюра итеп чыгарып, барлык республикага таратырга карар ителде.

Республика белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда Татар иҗтимагый үзәгенең, төрле сәбәпләр табып, теркәлүен гамәлдән чыгарган иделәр. Инде хакимият үзгәргәч, теркәлү мөмкинлекләре бар, ләкин бу мәсьәлә телгә алынмады. ТИҮнең рәсми теркәлүе мәхкәмә тарафыннан гамәлдән чыгарылганнан соң, оешма исеменә үзгәреш кертелеп, кабат теркәлә ала. Моның өчен корылтайга теркәү хезмәте вәкилләре чакырылырга һәм низамнамәгә оешма исеменә үзгәртү кертелергә тиеш иде. Бу эш корылтайда эшләнмәде. Шулай ук Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов ике корылтай арасында башкарылган эшләргә хисап бирмәде. Ревизия комиссиясенең хисап чыгышы булмады. Корылтайда оешмага рәис, идарә, ревизия комиссиясе сайлау кебек андый чараларда була торган тәртипләр дә үтәлмәде.

Билгеле булуынча, агымдагы елда Башкортстан татарлары корылтае узуы көтелә. Ә аңа кадәр барлык татар җәмәгатьчелек оешмаларында корылтай-конференцияләре үтәргә тиеш. Шундый беренче чараны ТИҮ үткәрде. Ләкин анда, ни сәбәптәндер, Башкортстан татарлары корылтаена делегатлар сайланмады.
XS
SM
MD
LG