Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Хафиз: "Путинның максаты – татарны бетерү"


Ринат Хафиз
Ринат Хафиз

Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе рәисе Ринат Хафиз сүзләренчә, Путин алдашу юлы белән тагын президент булырга маташа. Путин хакимияткә кабат килсә, бу җирдә татарга урын калмаячак, ди ул.


Узган атна Чаллыда үткән җыенда Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе җитәкчеләре Чаллы милли хәрәкәтенең 4 март сайлавына “бойкот” игълан итү тәкъдименә кушылмады. Бу гамәл Мәскәүдә, Русиядә яшәүче татарларга кыенлык китерәчәк, ди алар. Бойкот урынына алар Путинның президент булуына каршы эшләргә чакырды.

“Ватан” фиркасе рәисе Ринат Хафиз, Путин хакимияткә кабат килсә, бу җирдә татарга урын калмый, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, Русиянең дәүләт идарәсенә Владимир Путин килгәннән соң илдә алдашулар кимемәде, ул алдашу юлы белән тагын президент булырга маташа. Ринат әфәнде Путин чорында узган җанисәп барышында да татарны урыслаштыру сәясәте алып барылды, дип саный һәм моңа кайбер мисаллар да китерде.

«Путин тагын бер тапкыр президент булып килсә, безгә бу дөньяда, бу җирдә урын калмый. Ул алдап менә тагын президентлыкка керә, үлгәнче президент булып утырырга маташа. Максаты – татарны бетерү. Моңа кадәр дә безнең милләткә карата алдаулар булды. Узган җанисәпне генә алыйк. Мин яшәгән шәһәрчектә без ике генә татардыр, калганнарын белмим. Шул җанисәп кампаниясе алдыннан анкета тутырырга бардым. Бу анкетаны үзем язмакчы идем, ярамый, диделәр. Минем сүздән яза башладылар. Исем-фамилияне әйткәч, сез урысмы, урыстыр инде, монда ничә ел торасыз, диләр. Юк, татармын, дип җавап бирдем. Алдагы сорау туган телгә кагылышлы иде. Татар теле, дип җавап бирдем. Булмас, сез инде татар телен күптән оныткансыздыр, диләр болар. Татарча начар сөйләшсәм дә, белгәнемне күрсәттем, барыбер үземне татар итеп яздырдым. Анда бит әле шакмак эчендә электрон код бар. Шунда татар икәнемне күрсәткән санны язып куюларын да таләп иттем. Анысын без эшләмибез, җанисәп барышында сезнең сүзләрдән язып куярлар, дип аңлаттылар. Аны кем белде нинди код язып куйганнарын. Менә монысы тагын бер алдау иде, шундый юллар белән юкка чыгарырга маташалар безне”, дип борчыла Ринат әфәнде.

Әңгәмә барышында Ринат Хафиз Себер якларында татарлар белән очрашулар хакында да сөйләде. Шундый чараларның берсе Норильски шәһәрендә, Татарстан һәм Мәскәү татарлары катнашында уза. Килгән татарларның максаты Норильскида милли-мәдәни үзәк яки “Ватан” фиркасенең бүлекчәсен төзү була. Ләкин уйлаган эш-ниятләре барып чыкмый, татарлар тарафыннан битарафлык күренә.

“Андагы халыкның 30%ы татар. Аларны милли эшләргә җәлеп итү өчен Татарстан артистлары белән концерт оештырдык. Шунда “Ватан” фиркасе бүлекчәсен булдыру, анысы барып чыкмаса, милли-мәдәни үзәк төзү турында язмалар тараттык, телефоннарыбызны бирдек. Шундагы биш мең татардан, башкорттан бер мөрәҗәгать булмады. Исем китте”, ди ул.

Норильскида булган очрашу нәтиҗәсен Ринат Хафиз татар арасында барган битарафлыкка аптыраудан әйтте булса кирәк.
XS
SM
MD
LG