Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбибуллинның адвокаты бу кадәр кырыс җәза көтмәгән


Айдар Хәбибуллин
Айдар Хәбибуллин

«Сад» нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллин дүрт елга колониягә хөкем ителде. Аның адвокаты бу карарның үтә дә кырыс булуын әйтә.


Айдар Хәбибуллин һәм аның белән берүк вакытта тоткарланган Эдуард Габдрахманов вакытлыча тоткарлау урынында бер ел да дүрт ай утырды. Сишәмбе Мәскәүнең Балашихин район мәхкәмәсе аларны дүрт ел колониягә хөкем итте. Хәбибуллинның адвокат Абусупьяп Гайтаев мондый кырыс карар булыр дип көтмәгән.

– Хөкем карары хушны җибәрә торган. Хәтта аларны гаепле дип таныганда да, ике яки ике ел ярымга хөкем итерләр дип уйладык. Без гомумән аларны гаепле түгел һәм акларга кирәклеген әйттек. Әмма мондый очракта хөкемдар бу эшнең сәясиләштерелгәнен белә һәм ике тараф та канәгать калсын дигән нәтиҗәдән чыгып, иң аз вакытка утырта иде. Бу очракта аларның икесе дә каты җәза алды. Прокурор Хәбибуллинга алты ел сорады һәм хөкемдар дүрт ел бирде. Гаепләү карарында шундый мәгънәсез әйберләр әйтелде. Безнең белгечләрнең, рәсми мөселман руханиларның белешмәлекләре искә алынмады. Алар “Сад” нәшрияты китапларының мәчетләрдә белем бирү өчен кулланылуын әйтте. Мәхкәмә исә психолог-лингвист чыгарган нәтиҗәләр башкаларныкына караганда мөһимрәк дип билгеләде. Безнең шаһитләрнең дәлилләрен танымадылар.

Хәбибулинны нинди маддә нигезендә хөкем иттеләр?

- Корал һәм шартлаткыч саклау маддәсе, аннары оештырылган төркем тарафыннан милли һәм дини нәфрәт тудыру маддәсе. Хәбибуллинның "Сад" нәшрияты нәкъ шул милли нәфрәт тудыру өчен оештырылган төркем булып чыкты. Аның йөзләгән китабы арасында бары икесендә ниндидер экстремизм чалымнарын тапканнар. Рәсми теркәлгән, салымнар түләп баручы, кануни нигездә эшләүче нәшриятны экстремизмда гаепләделәр. Хәзер инде нәшриятны яптылар. Гәрчә ул мөселманнарга белем бирү өлкәсендә күп эш башкара иде.

Карарны киредән шикаять итәчәксезме?

– Әлбәттә. Башта Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез. Аннары инде уңышка ирешә алмасак, югарырак шикаять итәргә уйлыйбыз. Без моны болай гына калдырмаячакбыз. Бу бит башбаштаклык. Дәүләткә хезмәт иткәндә яраланган һәм хөрмәткә лаек шәхесне бер сәгатьтә җинаятьчегә әйләндерделәр. Башка илдә мондый әйбер була алмый. Кемнеңдер фатирында граната тапканнар, Хәбибуллинның аңа бернинди катнашы да юк. Кемгә кирәк булган бу... Инде мондый кешене утырткач, башка мөселманнар турында сүз дә әйтеп булмый. Мөфтиләр дә бит аңлатмалар язды.

Ә кайсы мөфтиләр?

– Мордовия өлкәсе мөфтие Фәһим Шафиев, Пензадан Әбдерәүф Зәбиров, Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтеннән берничә кеше – мисал өчен, Илдар Әләүтдинов бу китапларның яхшы булуы турында аңлатмалар бирде. Фәннәр академиясе әгъзасы Смирнов, фәлсәфә фәннәре докторы Илшат Насыйров шулай ук үз аңлатмаларын бирде һәм мәхкәмәдә чыгыш ясады. Аларның сүзләрен исәпкә дә алмадылар. Аларга гаепләү карары чыгарырга кирәк иде. Барлык шаһитлар да ислам тарафдарлары фикерләрен тиешлечә, нигезенә төшәрлек итеп җиткерә алды. Мәхкәмә материаллар булмаудан зарлана алмый.
XS
SM
MD
LG