Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО хисабы: Пакыстан әфган талипларын яклый


НАТОның американ хәрбиләре тарафыннан әзерләнгән сер булган хисабында Пакыстан махсус хезмәтләренең әфган талипларын яклавы әйтелә.

Би-би-си һәм The Times of London газетасында хәбәр иткән документта Пакыстан хакимиятенә талиплар башлыгының кайда булуы билгеле диелгән.

Хисапта шулай ук талипларның 2014 елны илдән чит ил хәрбиләре чыгарылгач Әфганстанны үз контроленә ала алачагына ышанычы булуы әйтелә.

Пакыстан Әфганстанның эшенә тыгылмавын белдереп, бу хисапны кире какты.

Сер булган хисап кулга алынган берничә мең талип һәм “Әл-Каидә” вәкилләрен сораштыру нигезендә әзерләнгән.
XS
SM
MD
LG