Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский «Русия альтернативасы»нда катнашучыларга мөрәҗәгать итте


ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский бүген Мәскәүдә узучы “Русия альтернативалары” конференциясе, икенче төрле Ходорковский укулары дип йөртелгән чарада катнашучыларга хат юллады.

Анда ул илдәге сәяси хәл турында фикерләрен җиткерә.

Хатта Русиядәге парламент сайлавыннан соң, җәмәгатьчелек аңында җитди үзгәрешләр булуы әйтелә һәм ул белемле урта катлам халкының артуы, шулай ук зур сәяси циклның ахырына якынлашуы белән аңлатыла. Ходорковский фикеренчә, ул еш кына 15 ел дәвам итә.

ЮКОсның элекке башлыгы сүзләренчә, Русиядә сәяси системаның демократияләшүе өчен хакимияткә җәмәгатьчелек контроле урнаштырылырга тиеш һәм протест кәефләре радикальләшүе килеп чыкмасын өчен җәмәгатьчелек эчендә гомум бурычлар системасын булдыру мөһим.
XS
SM
MD
LG