Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эштон Явлинскийны президент сайлавына намзәт буларак үткәрмәүгә борчылуын белдерде


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон “Яблоко” фиркасеннән намзәт Григорий Явлинскийның Русия президент сайлавына кертелмәвенә борчылу белдерде һәм Русия хакимиятен тагын бер кат аны теркәү мәсьәләсенә кайтырга чакырды.

Русиядә сайлаулар мәсьәләсенә ул чәршәмбе көнне Европа парламентындагы чыгышы вакытында тукталды. Эштон 4 мартта узачак президент сайлавына халыкара күзәтүчеләрнең чакырылуын хуплады, әмма Европа берлегенең Дәүләт Думасына сайлауга караганда да ныграк күзәтәчәген әйтте. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре парламент сайлавын гадел түгел дип таныган иде.

Эштон шулай ук Русияне БМО иминлек шурасының Сүрия турындагы резолюциясен якларга чакырды.
XS
SM
MD
LG