Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАСА Айның арткы ягын күрсәтте




Тарихта беренче тапкыр Айның Җир шарыннан күренмәгән арткы ягы видеоязмага төшерелде. Бу эшне НАСАның махсус җиһазы башкарды. Видеоязма интернетка урнаштырылды.

2 февраль көнне НАСА агентлыгының рәсми сәхифәсендә GRAIL игезәк-зондларының Айның арткы ягын видеога төшерүе турында хәбәр ителде. GRAIL (Gravity Recovery And Interior Laboratory) зондлары – бер төрдәге галәм җиһазлары, Айны MoonKAM камерасы ярдәмендә сынау рәвешендә төшергән.

Ярты минут дәвам иткән язмада Айның төньяк котыбыннан алып көньяк котыбына кадәр арткы өлеше күренә, шулай ук аның катлаулы рельефын ачык итеп күреп була.

GRAIL зондлары 2011 елның сентябрендә эшкә кереште. Хәзерге вакытта алар Ай өслегеннән 50 км биеклектә урнашкан. Проектның максаты – Айның төгәл гравитация харитасын төзү.

Галимнәр тупланган мәгълүмат табигый иярченнең формалашуы һәм эчке төзелеше турындагы сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк дип өметләнә. Проектның бәясе – 496 млн АКШ доллары. Фәнни эзләнүләр май аена кадәр барыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG