Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ак хисләр” бәйгесенә сайлау быел Оренбурда үтте


Элегрәк үткән «Ак хисләр” бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)
Элегрәк үткән «Ак хисләр” бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)

5 февральдә Оренбур төбәгенең Әсәкәй район үзәгендә “Ак хисләр – 2012” бәйгесе кысаларында “Татар моңы”ның I турына сайлап алу булачак. Әсәкәйдә үтәчәк бәйгедә катнашу өчен Оренбур татар драма театры сәхнәсендә шәһәрнең иң моңлы һәвәскәр җырчылары ярышты.


Башка еллардан аермалы буларак, әлеге бәйгедә катнашу өчен сайлап алу туры Оренбурда беренче тапкыр үтте. Анда мәктәп укучылары белән бергә төрле җыр төркемнәренә йөрүчеләр катнашты. Мәсәлән, Камилә Әхмәтова – 38нче мәктәп укучысы, ә Венера Сабирова – “Тургай” ансамбле җырчысы.

Бәйге чын артистларча бизәнү, киенү һәм ,әлбәттә, дулкынланусыз да булмады. Жюри рәисе – Оренбур татар драма театрының артисты Люция Абдуллаева:

“Бу фестиваль татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, моңнары, туган телебез саклансын, яшьләребез белсен, балаларыбыз өйрәнсен дигән теләк белән үткәрелә”, ди .

“Оештыручылар – өлкәнең татар эшмәкәрләре оешмасы белән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте бу сайлап алу турына җитди карады, җиңүчеләргә һәм катнашучыларга саллы бүләкләр дә әзерләнде”, дип
сөйләде Оренбур татар эшмәкәрләре оешмасы рәисе Әнвәр Искәндәров.

Оренбур татар драма театрында үткән бәйге “ Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды .

Бәйгедә дүрт җырчы җиңүче дип табылды. Беренче урынны Радик Ваһапов яулады. Алар барысы да Әсәкәйдә үткән фестивальдә катнаша.

Бәйге шартлары узган елдагыдан әллә ни аерылмый. Яшьләр күп. Әмма камиллекнең чиге юк. Оренбурда үткән турда тик җырчылар гына катнашса, Әсәкәйдә төбәкнең районнарыннан килгән күпсанлы җырчылар белән бергә биючеләр, нәфис сүз осталары һәм гармунчылар катнашыр дип көтелә. Алар үзара ярышса, жюри әгъзаларына “Татар моңы” на җырчыларны сайлап алырга нигез барлыкка киләчәк. “Ак хисләр” – ул зур сәхнәгә бер адым.

“Катнашучы районнар күбәйде, яшь башкаручыларның саны артты. Безнең максат – фестивальгә яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү. Шул эшләрне башкарабыз дип уйлыйм инде “, дип сөйләде “Ак хисләр” проекты авторы, Әсәкәй район мәдәният йорты мөдире Зәйтүнә Вәлишина.
XS
SM
MD
LG