Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар матбугаты абунәчеләрен саклап калды


Башкортстан матбугат басмалары алдыручылар саны буенча Русиядә беренче урында
Башкортстан матбугат басмалары алдыручылар саны буенча Русиядә беренче урында

Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Федераль почта элемтәсенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов журналистлар өчен оештырган матбугат очрашуында байтак мәгълүматлар бирде.


Ирек Галимов әйтүенчә, быелгы ярты еллыкка газета-журналларга язылуда административ басым кулланылмауга карамастан, рәсми басмалар үз укучыларын, гомумән алганда, саклап кала алган. Шулай да, кайбер газета һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты.

“Безнең республика матбугат басмалары алдыручылар саны буенча Русиядә беренче урында, икенче урында – Татарстан. Башкортстанда 1 мең кешегә 501 данә басма туры килә. Ил буенча уртача күрсәткеч нибары – 217 данә генә”, диде Ирек Галимов.

Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган ярты еллыктагы тиражны 3 мең данәгә узып киткән. 30 меңнән артык укучы язылган аңа. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 6 мең данәгә җиткән ул. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. 19 меңгә якын укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында “Кызыл таң” газетасы да үз укучыларын саклап кала алган. Әле бу басмага 17774 кеше язылган. Республикадагы яңа татар басмасы – хатын-кызлар өчен чыга башлаган “Диләфрүз” журналы да үз укучыларын арттыра бара. Аңа почта бүлекләре аша 10 меңнән артык кеше язылган. Шулай ук киосклар һәм таратучылар аша тагын 3 мең данә чамасы журнал сатыла.

Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде.

Алдагы елларда Башкортстан рәсми газета-журналларының язмышы бөтенләй дә билгесез. Ни өчен дигәндә, республика хөкүмәтендә рәсми басмаларны бюджеттан финанслауны туктату программасы әзерләнә. Аларның кайберләре тәмам ябылырга мөмкин, ә исән калганнарына хөкүмәт акчаларны контракт нигезендә генә бүләчәк дип көтелә. Матбугат басмалары исә нәшриятлар белән берләштерелеп, уртак холдинг канаты астына кертеләчәк дип фаразлана.

Шулай итеп, республика журналистларын яңа тетрәнүләр көтә. Шулай да Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов әйтүенчә, республикадагы бюджет басмалары барыбер ярдәмсез торып калмаячак. "Бигрәк тә милли басмалар хөкүмәт ярдәменә өмет тота ала", ди ул.
XS
SM
MD
LG