Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәүлид ае чаралары башлана


Мәүлид бәйрәме Башкортстанда соңгы елларда аеруча хөрмәтләп оештырыла
Мәүлид бәйрәме Башкортстанда соңгы елларда аеруча хөрмәтләп оештырыла

Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башлана. Тантаналар Ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтә.


Мөэмин мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Мәүлид бәйрәме Башкортстанда соңгы елларда аеруча хөрмәтләп оештырыла. Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм районнарда да бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнәләр һәм дини гыйбадәтләр белән бергә мәдәни чараларны да оештыралар. Быел да шушы матур гадәткә тугры калдылар.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Уфада үтүче Мәүлид бәйрәме чараларын оештыруга ел саен “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ифрат та күп көч сала. Быел да аның тырышлыгы белән бай дини-мәдәни программа әзерләнгән. Аның әйтүенчә, быелгы чараларга Казандагы “Райан” мөселман сәнгать төркеме дә килә.

“Бәйрәмгә әзерләнгән бай тамашабыз башта 4 февраль көнне Уфадагы мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда, аннан соң башка төбәкләрдә дә күрсәтеләчәк. Шул исәптән, Мәскәүдә һәм Казанда да”, ди Мөхәммәт хәзрәт.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, хәзер Мәүлид бәйрәме чараларын зур мәдәният сарайларында да оештырырга рөхсәт ителә. “Алай гына да түгел, матур итеп әзерләнгән тамашаларны күп шәһәрләрдә күрсәтү мөмкинлеге дә бар, - ди ул. – Бу соңгы елларның зур казанышы”.
XS
SM
MD
LG