Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рухание Тәһранның атом программасыннан баш тартмаячагын белдерде


Иран радиосыннан халыкка мөрәҗәгать итеп, илнең югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи, көнбатышның янауларына карамастан, Тәһран үзенең атом программасыннан баш тартмаячак, дип белдерде.

Хаменеи хәрби һөҗүм яки нефть экспортына чикләү кертелгән очракта Иранның кырыс җавапка әзер булуын әйтте.

Югары рухи җитәкче барлык янаулар Американың үзенә генә зыян китерүен ассызыклады.

Моннан тыш ул Иранның аның сүзләренчә, “зур булмаган яһүд дәүләте”нә каршы торган барлык ил яки илләр төркеменә әзер булуын әйтте.

Али Хаменеи бу чыгышны 1979 елның 1 февралендә Иранда узган Ислам инкыйлабының 33 еллыгы чаралары кысаларында ясады.
XS
SM
MD
LG