Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урам җыены: "Путинны сайламыйбыз!"


Фәүзия Бәйрәмова каршылык чарасында чыгыш ясый, Казан, 4 февраль 2012. Шамил Абдюшев фотосы
Фәүзия Бәйрәмова каршылык чарасында чыгыш ясый, Казан, 4 февраль 2012. Шамил Абдюшев фотосы

4 февраль, шимбә көнне Казанда -20°C градус салкын булуга карамастан, “Гадел сайлаулар өчен” дигән шигарь астында узган урам җыенына 800гә якын кеше җыелды.


Митинг башта урам йөреше итеп планлаштырылган иде, ләкин Казан мэриясендә моңа рөхсәт булмады. Нәтиҗәдә протест чарасы Мулланур Вахитов һәйкәле каршында узды. Мәйдан тимер рәшәткәләр белән камап алынган иде. Полиция хезмәткәрләре кешеләрне тикшереп уздырды. Мәйданда тәртип саклаучылар әллә ни күп булмады, шулай да янәшәдәге Щапов урамына таба полициянең берничә “автозак”, КамАЗ машиналары куелган иде. Полициялеләр өшемәс өчен киез итекләр, туннар кигәннәр иде.

Халык акчасына уздырылган митинг

Митингны оештыручылар – “Яблоко”, КПРФ фиркаләре, шулай ук интернет активистлары. Урам җыенын алып баручы Илья Карев митинг чыгымнарын каплар өчен “Яндекс.кошелек” хезмәте аша акча туплаганын әйтте. Акчалар аппаратура, тавыш көчәйткечләр урнаштыру, өшегәннәрне кайнар чәй белән сыйлау өчен кулланылды, дип хәбәр итте ул. Эшкуарлар да матди ярдәм күрсәткән.

Митингтагы төп шигарьләр урыс телендә язылган иде: “За честные выборы!”, “Хватит врать!”, “Мы будем приходить пока они не уйдут”, “Эти выборы – фарс!”, “Хотим выбирать власть в Татарстане сами!”, “Нет выборам без выбора”, “Требуем отменить русскую ст. 282 УК РФ”, “Татарстан, не ложись под Путина! Ты умнее!”.

Җыенның алгы рәтләрендә Питрәч районы башлыгының отставкага китүен таләп иткән бер кеше дә митингның азагына кадәр плакат тотып басып торды.

Урам җыенында Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәк активистлары да шактый иде. Алар Татарстан әләмнәрен тотып чыкты. Татар милли хәрәкәте вәкилләре “Путин – милләтләр дошманы!”, “Тиран-диктатор президент була алмый!, “Требуем освободить политзаключенных Айдара Хабибуллина, Илһама Гумерова!” дигән шигарләр тотып торды. Татарлар Русия президенты сайлауларына бәйсез күзәтүчеләрне туплау эшен алып барды.

Бәйрәмова: "Путин - җинаятьче!"

Беренче булып чыгыш ясаучы Игорь Веселов: “Татарстан “Бердәм Русия”гә иң күп тавыш бирүче буларак оятка калды. Чуров Татарстаннан үрнәк ала. Путин тагын президент булырга тели, безгә андый җитәкче кирәкми!" дип сөйләде. Декабрь сайлавында Татарстан хакимияттәге партияне яклаучылар арасында беренче булмаса да, алдынгылар рәтендә иде.

Чыгыш ясаучылар арасында Михаил Прохоровның вәкиле Гөмәр Кадыров, КПРФ фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов, “Яблоко” фиркасе вәкиле Руслан Зиннәтуллин, “Правое дело”дан Марсель Шәмсетдинов булды. Барысының да төп таләбе – Русиядә гадел сайлаулар узсын, Путин оставкага китсен.

Казанда узган урам җыенына Чаллыдан Фәүзия Бәйрәмова да килгән иде. Ул чыгышын татарча-урысча ясады.

“Путин татарлар өчен дә җинаятьче! Ул кешеләрне эзәрлекләү системасын корды. Ил белән караклар һәм олигархлар идарә итә. Ул кече милләтләрдән, шул исәптән татарлардан үз телләрендә белем алу хокукын урлады. Һитлер һәм Сталин кебек тыелган китаплар исемлеген булдырды. Мөселманнарны нахакка гаепләп, зинданнарга илтеп тыкты. Татарлар, Путинга тавыш бирмәгез, ул җинаятьче!” диде.


Әйтергә кирәк, мәйданда татар теле, мөселманнар турында сүз яңгырый башлагач, Фәүзия Бәйрәмовага каршы кычкыручылар да булды. “Говори по-русски!”, “Зачем нам татарский? Уберите ее!” дигән сүзләр ишетелде. Милли хәрәкәт лидеры моңа исе китмәгәнен белдерә.

“Бу протест чараларында татарлар катнашырга тиешме, юкмы дип тарткалашырга кирәкми. Путин режимы татарлар өчен дә начар. Мондый сүзләрне ГКЧП вакытында да күп куерттылар. ТИҮ кешеләре тәрәзәдән карап калды, ә мин халыкны ияртеп Кремльгә киттем. “Диктатура не пройдет!” дип кычкырдык, безне тотып кыйнадылар, ләкин ГКЧПны туктата алдык. Бу вазгыять тагын кабатлана. Ил белән идарә иткән ерткыч Путинга каршы көрәшкәндә янымда кем басып тора: урысмы, яһүдме - мөһим түгел, мин “тиранга” каршы чыгам. Безнең биредә катнашуыбыз кирәк, татар-мөселманнарны яклап чыгуыбыз мөһим”, диде “Азатлык” радиосына Фәүзия Бәйрәмова.

Митинг икегә бүленә язды

Чыгыш ясаучылар арасында урыс милләтчеләре дә булды. Татарстанда татар телен укытуга каршы чыккан “Русский язык в Татарстане” хәрәкәтнең башында торучы Михаил Щеглов: “Татарстан – ул Русия. Татарстанда Русия кануннары өстен булырга тиеш. Кем нинди тел өйрәнәсе килә, шуны өйрәнсен. Татар теле мәҗбүри укытылмасын!” дип чыгыш ясый башлауга ТИҮ активистлары “Провокатор!” дип сызгырып аның сүзен бүлдерде. Халык арасында да аңа “Уходи!”, “Позор!”дип кычкырдылар. Нәтиҗәдә Михаил Щеглов фикерен әйтеп бетерә алмыйча микрофонын алып баручыга бирергә мәҗбүр булды. Митингтагы халык икегә бүленә язды, оештыручылар бу чыгыш шундый борылышка китерер дип һич уйламады, булса кирәк. Урыс һәм татар милли хәрәкәт активистлары арасында сүз көрәше мәйданнан читтә дәвам итте.



Берничә тапкыр Русия дәүләт думасына, Татарстан президенты сайлауларында катнашкан Роберт Садыков “халыкның урамга чыгуы, бәлки, 4 мартта узачак сайлауларның нәтиҗәсен үзгәртмәс, ләкин кешеләрнең үз фикерен әйтә алуы, каршылык белдерүе дә әһәмиятле” ди.

“Күп митингларда булдым, элек гел бер үк кешеләр йөри иде, барысын да таныйм. Хәзер гел яңа йөзләр, яшьләр күп. Халыкның аңы үзгәрә. Моның өчен, әлбәттә, аңлату эшен көчәйтергә, бүгенге хакимиятнең җинаятьләрен фаш итәргә кирәк.” Иртәгәсе көнне ни буласын фаразлап булмый. Бездә дә җитәкчеләр аңына килмәсә, гарәп илләрендәге вазгыять башланырга мөмкин. Бу булмаячак дип берсе дә гарантияли алмый. 4 мартта Путин сайланыр да, ләкин кәнәфидә озак калырмы – бу сорау тудыра”, диде Роберт әфәнде.

Урам җыены сәгать ярым дәвам итте. Оештыручылар игълан итүенчә, Казанда киләсе каршылык чарасы 11 февральдә Ирек мәйданында узачак.
XS
SM
MD
LG