Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә берничә митинг узды


Бүген Мәскәүдә көннең 20 градус суык булуына карамастан, премьер-министр Владимир Путинның вазифадан китүен таләп итеп митингка дистәләрчә мең кеше җыелды. «Гадел сайлаулар» чарасын оештыручыларның берсе Владимир Рыжков Сазлык мәйданына 120 меңләп кеше җыелганын әйтә, полиция бу 36 меңнән артмады дип белдерә.

Бу декабрьдәге парламент сайлавыннан соң инде өченче зур каршылык чарасы. Ул Русия төбәкләре һәм чит илләрдә көне буе дәвам итә.

Шулай ук Мәскәүнең Тәүбә тавында хөкүмәт яклы чара узды. Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, анда 128 мең кеше катнашкан. Кешеләр «Башбаштаклык – юк, Путин – әйе» дигән шигарьләр тоткан.

Гадел сайлаулар яклы Мәскәүнең Сахаров мәйданында үтүче тагын бер митингта полиция белдерүенчә, 150 кеше җыелган.
XS
SM
MD
LG