Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Г.Камал йортын төзекләндерергә кушты


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә төзелүче биналарны карады. Бизнес Online хәбәр итүенчә, Миңнеханов тарихи үзәктә, аерым алганда Лесгафта, 12 урамында яңа бинаның артык зурлыгы турында төзүче ширкәт белән фикер алышкан һәм инвесторга инде төзелгән алты кат белән чикләнергә тәкъдим иткән.

Шулай ук Миңнеханов татар театры классигы Галиәсгар Камал яшәгән Нариман урамы 52нче йортны сакларга кушкан. Аны Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы төзекләндерәчәк.
XS
SM
MD
LG