Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран аңа һөҗүм итәчәк теләсә кайсы илгә ут ачачак


Иран үз җиренә хәрби һөҗүм итәчәк «ислам дәүләт дошманнары»ның теләсә кайсысына ут ачачак. Бу хакта Иран инкыйлаб гвардиясе башлыгы урынбасары Хөсәин Салами якшәмбе көнне Һормуз бугазы янында баручы хәрби күнегүләр вакытында белдерде.

Җирдәге ике көнлек күнегүләрне Иран шимбә башлады, шул ук вакытта Һормуз бугазында хәрби диңгез көчләре укулары да бара. Тәһран аның атом программасы тирәсендә киеренкелек артканда үз көчен күрсәтергә омтыла.

Кушма Штатлар һәм Израил низагны дипломатик юл белән чишеп булмаган очракта Иранга хәрби һөҗүм мөмкинлеген кире какмый. Җавап буларак Тәһран Израил һәм Фарсы култыгындагы американ хәрби базаларга һөҗүм һәм Һормуз бугазын ябып кую белән яный.
XS
SM
MD
LG