Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары Мәүлидне бәйрәм итте


Мәүлид бәйрәмендә
Мәүлид бәйрәмендә

Төмән өлкәсе Ялуторов шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чаралар узды. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә өч йөзләп кеше килде.


Төмәннән 80 чакрым ераклыкта урнашкан Ялуторов шәһәрендә барлыгы 37 мең кеше гомер итә. Шуларның өч меңе – татарлар.

Гыйбадәтханә төзелешендә татар-мөселман җәмәгатьчелеге кыенлыклар белән очраша. Әйтик, ЛДПР фиркасенең җирле вәкилләре, урыс казаклары шәһәрдә мәчетнең төзелүенә каршы чыгып, урам җыеннарын үткәрә. Шулай да, җирле халыкның тырышлыгы белән каладагы беренче һәм әлегә бердәнбер мәчет 2004 елның декабрендә үз ишекләрен ача.

Мәчетнең имам-хатыйбы – Раил хәзрәт Мәхмүтов чыгышы белән Төмән өлкәсеннән. Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия ислам университетында белем ала. Ялуторов мәчетендә 2005 елдан бирле эшли.

Мәүлид бәйрәмендә
Мәүлид бәйрәмендә
“Җомга намазларына гадәттә иллеләп кеше килә. Кызганыч, күпчелекне татарлар түгел, ә өлкәбезгә эшкә килгән үзбәкләр, азәриләр һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Шулай да, җомга вәгазьләрен иң элек татар телендә сөйләп, аннары эчтәлеген урысчага тәрҗемә итәм”, дип сөйләде Раил хәзрәт “Азатлык” хәбәрчесенә.

Мәүлид бәйрәменә килүчеләр саны өч йөздән артып китте. Әлеге чараны Төмән өлкәсе татар яшьләрен берләштерүче “Яшь буын” җәмгыяте оештырды. Җәмгыять рәисе Фәрит Корманов сүзләренә караганда, татар яшьләре концерт һәм дискотека кебек күңел ачу чараларына гына түгел, дини тәгълиматларны аңлатучы вакыйгаларга да җәлеп итү мәслихәт.

Табын мәчетнең төп бүлмәсе, ягъни намаз кылу залында ук корылды. “Яшь буын” тырышлыгы белән әзерләнгән сарык шулпасы һәм пылаудан авыз ителгәннән соң, Раил хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында сөйләде. Соңрак өйлә намазы укылды.

Мәүлид бәйрәмендә
Мәүлид бәйрәмендә
Кич Ялуторов шәһәре мәдәният сараенда татар мәдәнияте кичәсе башланып китте. Мәдәният сараеның фойесында Себердә яшәүче татарларның тарихы һәм көнкүреше турында сөйләгән күргәзмә эшләде.

Теләгән кеше татар халык ашларыннан авыз итә алды. Татар мәдәнияте кичәсендә Ялуторов шәһәре хакимият башлыгы да катнашты. Концертка килүчеләр саны илле кешедән артмады.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, өлкәнең иң эре эшкуарларының берсе булып саналган Ринат Насыйров сәхнәдән залда утыручыларга: “Ни өчен өч мең татар яшәгән шәһәрдә татар концертына илле генә кеше килде соң? Ни өчен татарлыгыгызны күрсәтергә куркып торасыз?” дип мөрәҗәгать иткәч, берничә тамашачы: “Әйдә, орыш безне! Орыш”, дип җавап кайтарды.

Концерттан соң “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Ринат әфәнде милләт эшләрендә һәрбер кеше үзе өчен үзе җавап бирә дигән фикерне җиткерде. “Бүген татарларны үсештән туктатып тора торган ике зур сыйфат, зур проблема бар. Беренчесе – ялкаулык. Икенчесе – саранлык.
Кеше шулардан арына алса, теләгәненә ирешер”, диде ул.

Төмән өлкәсендә алып барыла торган милли сәясәт белән дә риза булмаганын җиткерде: “Бүген өлкәдә яшәүче 300 мең татарга да, берничә мең кешесе булган чуаш белән ненецка да бертигез күләмдә акча бүленә. Бу – гаделлекме?”

Төмән өлкәсе татарлары корылтае – өлкәдәге татар тормышына яңа сулыш өргән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрен оештыручы. Әлеге бәйгеләр быел бишенче тапкыр үткәреләчәк. Җиңеп чыккан иң чибәр татар кызы һәм иң булдыклы татар егете бүләккә автомобиль ала. Ә Татарстанда үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесе җиңүчеләре истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
XS
SM
MD
LG