Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар милләтпәрвәрләре Мәүлид аен зурлады


Мәрбия Сафина
Мәрбия Сафина

Самар татарлары динебез исламнан ерак торалар дип әйтеп булмый. Рамазанда ай буена авыз ачтыралар, Мәүлид аенда да үзенә бер тырышлык белән Коръән ашлары уздырып киләләр.


Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов үз акчасына хатын-кыз активистларга Коръән табыны оештырды. Шуларның берсе – Мәрбия ханым Сафина узган мәҗлес турында үз фикерләре белән уртаклаша:

“Февральнең дүртендә Самарның “Татар ашханәсе”ндә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, пәйгамбәребезнең туган көне хөрмәтенә, Рабигүл әүвәл аен олылап зур дини мәҗлес уздырдык.

Мәҗлескә килгән һәрбер шәкертнең йөзләрендә нур сирпелә иде.

Табыныбыз изге Коръән аятьләре белән башланып китте. Һәр шәкерт үзенең гыйлемлеген күрсәтә алды. Үзенә күрә утыз кеше алдында бер имтиханга әйләнде. Мәкаме дә дөрес булсын, тәҗвид кагыйдәләренә дә туры килсен. Менә шунда шәкертләребез аңладылар инде Коръән укуның никадәр җаваплы хезмәт икәнен. Моңлы, тирән эчтәлекле мөнәҗәтләр әйтештек, салаватлар әйттек. Әминә ханым Рәимова үзенең дини эчтәлекле шигырьләрен укыды.

Табынның икенче бүлегендә пәйгамбәребезнең тормышына багышланган бәйге дә уздырдык. Сораулар беркемне дә битараф калдырмады.
Шундый матур, эчтәлекле мәҗлесне “Туган тел” җәмгыяте мөдире оештырды, ә матди ярдәмне Самар шәһәренең дума депутаты Минәхмәт Хәлиуллов күрсәтте.

Татар ашханәсенең хуҗабикәсе Разия Әюпова төрледән-төрле милли ризыкларыбызны пешереп, татарның нинди оста халык икәнен исләребезгә төшерде".
XS
SM
MD
LG