Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнвәр Җиһаншин Киевтан Skype аша татарчага өйрәтә


Әнвәр Җиһаншин
Әнвәр Җиһаншин

Украина башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Әнвәр Җиһаншин Русия һәм Европада татарча өйрәнергә теләүчеләргә Skype-та һәркөн дәресләр үткәрә. Бу эшне узган елның сентябрь аенда башлаган ул.


Әнвәр Җиһаншин тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан. Казан авиация институтын тәмамлагач, Киевта Артем исемендәге заводта инженер-конструктор булып эшләгән. Хәзер вак эшмәкәр. Техник белем алсам да, татар телен бик яратам, ди ул. Skype-та дәрес бирүдән тыш, Киевның үзендә дә дүртенче ел якшәмбе көнне татар теле дәресләре алып бара.

- Skype аша татарча өйрәтә башлауга нәрсә сәбәп булды?

- Мин туган ягыма һәр ел саен кайтырга тырышам. Бер кайтканда "Юлдаш" газетына күзем төште. Анда Казанда яшәүче бер егет, энтузиаст булырга мөмкин, кечкенә генә бер белдерү язган һәм Skype аша бөтен дөнья татарларын туган телләренә өйрәтергә теләвен белдергән иде. Электрон адресын да күрсәткән иде. Киевка кайткач ул адресны үземнең якшәмбе мәктәбенә йөри торган укучыларыма тәкъдим иттем. Алай артык кызыксынучы булмады кебек. Аннан соң Казандагы бер гимназиядән Skype аша сөйләшә һәм дәресләр үткәрә алабыз дигән хәбәр дә килде. Шуннан минем үземнең башка да Skype аша дәресләр бирү уе керде. Югыйсә, аңа кадәр Skype-ны өйрәнәсе дә килми иде. Skype аша дәресләр бирү шулай башланып китте.

Башта без Украина өчен генә Skype аша дәресләр үткәрергә теләгән идек. Русиядән дә безгә кушылырга теләк белдерделәр. Дөресен әйткәндә, Украинаның үзеннән безгә керүчеләр аз. Айлар үткән саен безгә кушылучылар күбәер дип ышанам мин.

- Сезгә кадәр Skype аша татар телен өйрәтүчеләр белән элемтәгә кермәдегезме? Аларның програмнары ничегрәк?

- Мин алар белән бер тапкыр да элемтәгә керә алмадым. Чөнки аларның сәгатьләре безгә уңай түгел иде. Без якшәмбе генә җыела идек, ә алар исә ул көнне эшләмәде. Аларның програмнарының ничек булуын мин белмим.

- Сез үзегез нәрсәгә таянып эшли башладыгыз?

- Безгә көз көне үк дин юнәлешендә эшләү өчен Габдрахман килде. Ул Татарстаннан беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр урысча сөйләшә торган балаларны татар теленә укыту дәреслекләре алып килде. Шул дәреслекләр нигезендә мин Skype аша да, үзебезнең якшәмбе мәктәбендә дә укыта башладым. Skype-та без һәр көнне очрашабыз бит. Дәреслекләр бик яхшы булса да, укулар бик тиз барганга, без бу дүрт сыйныфны өч айда үтеп тә бетердек. Якшәмбе мәктәбендә исә атнага бер тапкыр очрашканга әкренрәк бара. Кулланмаларга килгәндә, хәлләребез шәптән түгел. Ул дүрт сыйныфлык дәреслекләр беткәч башта ни эшләргә белмичә уйлап тордым да, Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укый башладык. Дәреслекләргә караганда аның тексты катлаулырак. Гел китап кына да укып утырып булмый бит, кешеләргә дә кызык булмый. Укучыларым үзләре дә яртылаш китап, яртылаш грамматиканы өйрәнсәк яхшырак булыр иде диделәр.

- Татарстан мәгариф министрлыгынамы, йә булмаса, татар галимнәренә яңа эш - Skype аша татар телен өйрәтү методикасын булдыру вакыты да килеп җитмәде микән?

- Skype яхшы һәм галәмәт нәрсә дип әйтер идем мин. Аны безгә киң кулланырга кирәк. Ул дөньяга сибелгән татарларны берьюлы укытырга мөмкинлек тудыра. Skype аша сөйләшүнең үзенчәлекләрен исәпкә алып програм төзү, методикасын һәм аудиоматериаллар булдыру, чыннан да, кирәк дип уйлыйм мин. Бу хакта иң беренче чиратта Татарстан мәгариф министрлыгы кайгырта башласа, әйбәт булыр иде. Skype аша дәресләр бирү бүгенге көндә бик актуаль әйбер ул.

- Бүген Skype-та сезнең ничәләп укучыгыз бар?

- Бөтенесен санасаң 30-га җитә. Чынлап торып сабак өйрәнүчеләр уннан артмый дип әйтә алам. Икенче бер сәбәп тә бар. Skype үзе исемлекне 24-тән арттырырга рөхсәт итми, актив катнашучылар саны 10-нан да күп булырга тиеш түгел. Укучыларымның яртысыннан артыгы Русиядән. Казан, Әстерхан, Сарытау, Екатеринбурдан берәр, Ханты-Манси автоном бүлгесеннән ике укучым бар. Чит илләргә килсәк, Германиядән өч кеше, Украинадан ике кеше бар. Татар булмаганнар да бар.

- Башка милләттән булганнар белән ничек эшлисез соң? Аларны укытырга авыррактыр бит?

- Безнең татарларга оят булса да әйтим, татар булмаганнарның уку нәтиҗәләре яхшырак.

- Алар кайдан соң?

- Киевтан украин егете һәм кызы, Себердән якут малае хәзер татарча яхшы ук белә башлады. Киевтагы украиннар да безнең татарларга караганда яхшырак өйрәнә. Күрәсең, татарча белергә теләкләре бик зур. Әгәр безнең дәресләргә кушылырга теләүчеләр булса Skype-тан anwarzihan логинын эзләп табып мөрәҗәгать итә алалар.
XS
SM
MD
LG