Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүд экстремистлары Израилне куркыта


Кадими яһүдләр үрелгән толымнарының озынлыгына һәм баш киемнәренең зурлыгына карап та төрле төркемнәргә бүленә
Кадими яһүдләр үрелгән толымнарының озынлыгына һәм баш киемнәренең зурлыгына карап та төрле төркемнәргә бүленә

Израилдә кадими яһүдләр хатын-кызларга “үз урыннарын” күрсәтә.


Берничә ай элек Израилнең бер балалар табибәсе сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз кулы белән ала алмады. Һанна Маян министрның кадими яһүд булуын белгәнгә күрә, бүләкне тапшыру тантанасына озын җиңле һәм озын итәкле күлмәк киеп барган. Әмма бу тыйнак кием дә җитәрлек булмаган. Министр бүләкне хатын-кызга тапшырмыйм дип, аны аның ир урынбасарына биргән. Хөкүмәттә узган бу чарада ирләр һәм хатын-кызлар аерым утырган.

Соңгы елларда Израил үзенең төп дошманы итеп фәлестиннәрне генә күрде. Хәзер яһүд җәмгыятенең эчендә булып яткан бу хәлләр борчу тудыра.

Кадими яһүдләрнең хатын-кызларга мондый карашы турында хәбәрләр мәгълүмат чараларында еш очрый башлады. Кайдадыр хатын-кызлар сәламәтлегенә багышланган бер җыенда хатын-кызларга чыгыш ясарга бирмәгәннәр; башка бер җирдә ирләр “киеме тыйнак булмаган” сигез яшьлек бер кызга төкереп киткән; Иерусалимның кадими бистәләре буйлап йөргән автобуста ирләр белән хатын-кызларны аерым утыртуны кире каккан полиция хезмәткәре Һитлер булып сурәтләнгән; шәһәрдә эленгән рекламаларда хатын-кызларның йөзләре ямьсез итеп буялган...

Бу видеода Израилнең Җаффа шәһәрендә бер хатын-кызга "имансыз" дип кычкыралар һәм төкерәләр.



Болар барысы да гаскәрдә хатын-кызлар хезмәт иткән, хәрби очкычларны хатын-кызлар идарә иткән һәм Югары мәхкәмә хөкемдары хатын-кыз булган Израил иле өчен бик тә сәер.

Яшәү өчен көрәш

Ике тараф та үз хокуклары өчен бик актив көрәшә. Тигезлек һәм демократия өчен тырышкан Яңа Израил фонды “Хатын-кызны күрегез һәм ишетегез” исемле кампания башлады. Иерусалимда алар ярдәмендә хатын-кызлар катнашында концертлар оештырыла. Хатын-кызларга чыгыш ясарга ирек бирелмәгән чараларга бойкот игълан ителә.

Дини төркемнәр арасында да төрлеләре бар. Аларның бер өлеше Израил дәүләтенә ышанмыйча үзләрен һәм дөньяны коткарачак Гайсә Мәсиһне көтеп яши. Бу төркем елларча яһүдләр өчен изге саналган шимбә көнне автобусларның йөрүен туктатуны таләп итә һәм Израил дәүләте бетәчәгенә ышана.

Икенче дөнья сугышында нәкъ дини яһүдләр иң зур зыян күрде. Израил дәүләте төзелгәч андыйларга күп төрле ташламалар бирелде. Күпләр элеккедән килгән бу гадәт буыннар алмашкач тарихта калыр дигән өмет белән яшәде. Хәзер халык саны 8 миллионга якынлашкан яхшы гына тормышлы Израил дәүләтендә бер миллионлап кадими яһүд яши. Аларның күбесе ярлы бистәләрдән чыга, ди күзәтүчеләр. Барысы да балаларын бушка укыту, бушка торак һәм гаскәргә бармау кебек ташламаларга ия. Хәзер аларның саны хөкүмәттә дә арта. Икътисади күрсәткечләр кими барганда, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертмәгән, эшләмәгән һәм гаскәрдә хезмәт итмәгән, 6-8 баласы булган динчеләргә карата ризасызлык арта. Кадими яһүдләр бары тик Тәүратны өйрәнүне барлык эшләрдән өстен күрә. Балаларын дини мәктәпләрдә генә укыткан мондый кешеләр белән җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында сүз алып бару да мөмкин түгел, ди белгечләр.

Израилнең Демократия институты исемле тикшеренү үзәге башлыгы Ари Кармон бу кешеләрне гарәп дөньясындагы экстремистлар белән чагыштырып, аларның Израил дәүләте өчен “зур куркыныч” тудыруын белдерде.
XS
SM
MD
LG