Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмара Миңнехановны карлар җәеп, коймалар юып каршылаган


Рөстәм Миңнехановның Балтач сәфәре
Рөстәм Миңнехановның Балтач сәфәре

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килү уңаеннан кукмаралар кырдан ак кар ташып, юл буйларындагы пычранган кар өстенә сипкән, урам коймаларын юып чыккан.


Татарстан җитәкчесенең ара-тирә районнарга чыгып керүе гадәти хәл - шуңа да Сингапур, Давослар арасында Әлки-Мамадышлар да күренеп ала. Чәршәмбедә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балтач, Кукмара якларына килде. Анда 2011 елга әлеге районнарның икътисади үсешенә йомгак ясалды, алга планнар каралды.

Балтачта Рөстәм Миңнехановка Кече Лызи авылындагы удмурт мәктәбен, район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тауарлары күргәзмәсен күрсәткәннәр.

Шулай районнарга бару президент өчен гадәти бер нәрсә булса, андагы халык, бигрәк тә җирле түрәләр өчен бу зур вакыйга да, сынау да. "Олы кунак"ны каршылар өчен, гадәттә, бөтен район куба, көндәлек тормышның асты-өскә килеп ала. Кайбер урыннарда түрәләрнең фантазиясенә шаккатырга гына кала.

Бу юлы Балтачта Татарстан президентын кар сыннары ясап һәм аларны буяп каршы алырга булганнар.

Кукмаралар да Миңнехановны каршы алуда үзләрен сынатмаска тырышкан.

Twitter-да Кукмарадан Илдар Галиуллин хәбәр итүенчә, Татарстан президенты килер алдыннан, ялтырап торган гүзәл манзараны бозмас өчен басудан чиста кар ташып, Миңнеханов үтәсе юл кырыендагы пычранганы өстенә сибеп йөргәннәр.

Кукмара кешеләре шулай ук, Сабан туе мәйданына президентның боралагы төшәчәк урында карны эттереп, анда да кар ап-ак булып торсын өчен чиста булганын таратып йөргәннәр дип сөйләде.

Авыл кешеләре тагын шуны да әйтте - Кукмарада Миңнехановка борынгыдан биредә төрле милләт вәкилләренең ни рәвешле яшәп ятканын да күрсәтергә теләгәннәр, моның өчен ачык һава музее итеп йортлар ясарга ниятләгәннәр. Авыллардагы хакимият башлыкларына 4x4 метрлы буралар төзеп, аларны татар, удмурт, урыс, мари йортлары итеп җиһазлап, ялт иттерү фәрманы бирелгән булган. Билгеле, чыгымнарны авыл хакимиятләре җилкәсенә калдыру каралган. Бу төзелеш чама белән һәркайсына 40-60 меңгә төшкән. Кемдер эшләп өлгергән, әмма ахыр чиктә Кукмара район хакимияте бу идеядән баш тарткан. Нәтиҗәдә йортлар төзегән авыл хакимиятләре ярык тагарак каршында утырып калган.

Алай гына түгел, кукмаралар олы кунакны хәтта урам коймаларын юып каршылаган. Хатын-кызларның 30 дәрәҗә салкында урам коймасын юып торган видеосы соңрак Кукмара районы порталында да урнаштырылды:

Кукмара хатын-кызлары президент килүгә койма юа
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:15 0:00

Зур түрәләр каршында матур булып күренергә тырышуда бер Кукмара районы гына аерылып тормый. Казан кунаклары алдында күз буяу өчен тирә-якны ялт иттерү гадәти күренеш. Мондый очраклар адым саен. Иң кызганычы, моңа барысы да күнегеп бара һәм бу шулай кирәк дип кабул ителә башлый. Соңыннан гына андый хәлләрне мәзәк итеп сөйләп йөриләр.

Бервакыт элекке президент Миңтимер Шәймиевның Балтач районына килүе март аена туры килгән иде. Кар эреп җир ачылган урыннар пычрак булып күренеп ятмасын өчен анда уҗым басуыннан җирләрне шакмак итеп кисеп, ферма тирәсенә газон итеп түшәгәннәр.

Спас районында узган бер киңәшмә вакытында Казан кунаклары “аһ” итсен өчен авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмәсе уздырылган. Күргәзмәдән соң барлык төзек булмаган трактор, машиналарны “прицеп” белән тарттырып кире үз урыннарына алып кайтып киткәннәр. Заманча техника күргәзмәсенә дә алар шулай китерелгән.

Күпләр Сарман районының Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның күңелен күрер өчен тырышканын хәтерли. Кар яумаган кышта Сарман осталары фанердан кар бабайлар ясап, аларны акка буяп бизәгәннәр. Фәрит Мөхәммәтшин машинада узганда алар, бәлки, чын булып күренгәннәрдер.

Бу бар Русия өчен табигый күренеш булып тора. Әле шушы көнәрдә генә YouTube-та Тамбовта төшерелгән видео чыккан иде. Анда шәһәр хуҗалыгы машинасы урамны кардан чистартасы урынга чистасын таратып йөри - шулай итеп Тамбовта Владимир Путин килүенә әзерләнәләр.



Хөрмәтле укучылар! Ә сез торган районда Казаннан зур түрәләр килгәндә ни эшлиләр? Район хуҗаларында нинди идеяләр туа? Безнең белән уртаклашыгыз әле. Бу башкаларга да кызык булыр иде.
XS
SM
MD
LG