Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Айдар Галимовның Путинны яклавына ризасызлык белдерә


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышында Русия президентын сайлауларга әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы узды. Анда берничә мәсьәлә тикшерелде. Беренчесе – 4 март узачак Русия президентын сайлауларга әзерлек. Бу көн тәртибе 4 февраль узган “Гадел сайлаулар өчен” каршылык чарасына кайбер нәтиҗәләр ясаудан башланды. Эш шунда, анда беренче тапкыр күпләп Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә катнашты. Алар оешманың күптән түгел узган XI корылтаена әзерләгән байракларын да күтәреп килгән иде. Ул байрак зәңгәр тукымадагы ак төстә төшерелгән ярымай һәм ак бүре рәсемнәреннән гыйбарәт. Бу байракны чарада катнашучыларның бер өлеше башкортларның “Күк бүре” оешмасыныкы белән бутаган булуы да ачыкланды.

“Яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк”

Утырышта төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сайлаулар алдыннан татар мәнфәгатьләрен күтәрүне тәкъдим итте:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
“Безнең халыкта “Татар туганда яһүд елаган” дигән сүз бар. Ләкин ул чынлыкка туры килми. Безгә алардан өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле. Мәсәлән, алар сайлаулар алдыннан анда катнашкан намзәтләр белән очрашып, сөйләшүләр уздыралар. Кем күбрәк ышандыра – шуны сайлыйлар. Минемчә, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рәмил Бигнов Русия президентлыгына намзәтләр белән сөйләшүләр уздырырга тиеш.

Кем безгә күбрәк ышандыра, шуны сайларга кирәк. Мәсәлән, Прохоров: “Һәр милләт үзенең имлясын үзе сайларга тиеш”, дигән сүзләр әйтте. Минемчә, бу бик яхшы күренеш”.

Утырышта катнашучылар Владимир Путиннан кала, барлык намзәтләргә дә тавыш бирергә була дигән карарга килделәр. Алар шуның белән сайлауларны ике этапта үткәрүгә ирешү яклы. Имеш, шулай иткәндә, Владимир Путин үзенең “ни кадәр халык яраткан лидер” икәнлеген аңларга тиеш.

“Айдар милләт мәнфәгатьләре белән сату итә”

Утырышта Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимовның Владимир Путинны президентлыкка яклау штабына керүе дә тикшерелде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Роберт Яруллин:

“Минемчә, ул милләт мәнфәгатьләре белән сату итә. Ул бит халык алдындагы кеше, аңа карап кемнәрдер Путинны сайлаулары ихтимал”.

Айдар Галимов
Айдар Галимов
​Милли хәрәкәт активисты Шамил Нәҗметдинов:

“Концертына помидорлар белән “коралланып” барыр идек, помидор кыйммәт. Әле бит билет алып та керәсе була. Бәлки офисы янында каршылык чарасы уздырыргадыр?”

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

“Мин күптән аның янына керү теләге белән йөрим, ләкин бу мөмкин түгел. Пикет үткәрсәк тә, ул чыгып карамаячак. Бәлки, бу эш белән шөгыльләнү кирәкмидер дә?”

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Заһир Хәкимов:

“Айдар Галимов заманында татар җәмәгатьчелегенә күп кенә изгелекләр дә эшләде. Сез дошман эзләү белән генә шөгыльләнәсез. Бу матур адым түгел”.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин:

“Сәнгать әһелләре хакимиятне яклап кайбер адымнар ясый инде ул. Сәхнәне югалтмасын өчен аңа шулай кирәк. Әгәр дә, мәсәлән, Рәмил Бигнов Владимир Путинга каршы күтәрелсә, аны Ходорковский язмышы көтә. Чынлыкта Айдар барыбер безнең милләтне рухи сугару белән шөгыльләнә ич”.

Утырышта катнашучылар Татар иҗтимагый үзәге исеменнән Айдар Галимовка бу адымын хупламаулары турында хат күндерергә булды.

"Татар телендә бюллетень таләп итәргә кирәк"

Русия президенты сайлауларына бюллетеньнәр өч телдә басыла. Бу уңайдан Заһир Хәкимов шулай диде:

“Миңа Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе утырышында катнашырга туры килде. Барлыгы 3,670,700 бюллетень басылачак. Шулардан 2,360,400 – урыс телендә, 412 меңе – башкорт телендә һәм 290 меңе – татар телендә. Кайбер районнар бөтенләй татар телендә бюллетень алырга теләми. Андый районнар арасында Тәтешле, Бишбүләк, Борай, Ярмәкәй, Караидел кебек татарлар күпләп яшәгән районнар да бар. Ул районнар бары тик урыс телендә генә бюллетень алырга җыена. Барлыгы 14 район татар телендә, 12 район башкорт телендә бюллетень кайтаруга каршы”.

Утырышта катнашучылар шул районнарда сайлаулардан туган телләрендә бюллетеньнәр таптырып, бу адымга чик куярга карар иттеләр. Узган сайлауда шундый бер сайлаучы соравы буенча районга Уфадан татар телендә бюллетень кайтарту очрагы булган иде.
XS
SM
MD
LG