Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Гыйниятуллин: “Миңнеханов та, Путин да татар файдасына эшли”


Рим Гыйниятуллин
Рим Гыйниятуллин

Татарстан президенты Казан кирмәнендә Үзбәкстан татарлары шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты. Очрашудан алынган тәэсирләрен Рим әфәнде “Азатлык” хәбәрчесе белән уртаклашты.


Рим Гыйниятуллин – Үзбәкстан татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе. 1989-1996 елларда Үзбәкстанның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән Рим әфәнде Урта Азиядә туып үскән. Аның бабалары ХХ гасыр башында Ташкенттагы татар мәчетен төзегән. 1929 елда әлеге мәчет җимерелгән. Хәзер кайчандыр татар мәчете булган урында Алишәр Нәвайи исемендәге опера һәм балет театры тора.

“Үзбәкстанда хәзер 200 меңләп татар яши. Безнең республика татар диаспорасының саны буенча Казакъстаннан соң икенче урында тора. Кызганыч, бездә татар театры да, татар мәктәбе дә, татар радиосы да юк. “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесен карыйбыз. Тик аны да һәр гаилә карый алмый бит. Карый алган очракта да тапшыруларының яртысы – рус телендә”, дип сөйли Рим әфәнде.

Аның сүзләренчә, 80 мең татар яшәгән Ташкент каласында татар концертларына ихтыяҗ гаять зур: “Урысның Киркоров һәм Галкиннары гел килеп тора. Заллар шыгрым тулы. Ә татар кай ягы белән ким? Безнекеләр килеп торса, бик тә йөрер идек! Тик Казан җырчыларын Сабан туенда гына күрәбез шул”.

Ташкенттагы Нәвайи исемендәге опера һәм балет театры
Ташкенттагы Нәвайи исемендәге опера һәм балет театры
1993 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында хөкүмәтара килешү төзелә. Әлеге килешү нигезендә ике республика арасындагы мәдәни элемтәләрнең өзелмәвенә дә зур басым ясала. “Рөстәм Миңнеханов әлеге килешү буенча Татарстан мәдәният министрлыгына актив эшчәнлек алып барырга күрсәтмә бирәчәген вәгъдә итте. Инде ул сүзләрнең нәтиҗәсен тизрәк күрәсе килә”, ди Гыйниятуллин. Ул 2012 елда Галиәсгар Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләре булырга тиешлеген дә җиткерде.

Үзбәкстанда яшәүче татарлар үзләре дә тик тормый. Ташкентның үзендә генә “Якташлар”, “Болгар”, “Яшьлек”, “Дуслык”, “Сөембикә” кебек татар ансамбльләре эшләп килә. Рим әфәнде сөйләвенчә, аларда катнашучыларның яше – 5тән алып 80гә кадәр. Казакъстанда яшәүче татарлар белән гел күрешеп торалар. 2011 елда Бохара шәһәрендә Урта Азия татар яшьләренең беренче зур очрашуы узды.

“Яшьләребез актив. Тик туган телләрен начар белә. Сөйләшкәндә үзбәк белән урыс телләрен бергә кушып сөйләшәләр. Шулай да, тормыш корганда күбесе татар кешесен эзли. Татарстанда һәр дүртенче никах катнаш булса, бездә урыс белән үзбәккә кияүгә чыгучылар яки өйләнешүчеләр саны 15%тан артмый”, ди Рим Гыйниятуллин.

“Рөстәм Миңнеханов көне-төне үз халкының файдасына эшләгән кеше тәэсирен калдырды. Аның белән очрашуыма мин бик шат”, дип дәвам итә Үзбәкстанның Аксакаллар шурасы рәисе.

Русия илбашы кәнәфиенә Владимир Путинның әйләнеп кайту мөмкинлегенә карата Гыйниятуллинның фикере түбәндәгечә: “Инде 20 ел үтсә дә, Русия әле һаман күчеш чорында. Ил белән җитәкчелек иткән дәвердә Путин шактый зур тәҗрибә туплады. Киләчәктә дә ул Русия файдасына хезмәт итәчәк. Ә Русиядә әйбәт булса, татарга да начар булмас, дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG