Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милли биюләргә өйрәтәләр


«Бию дөньясы» проектында. Рушана Чернова остаханә алып бара
«Бию дөньясы» проектында. Рушана Чернова остаханә алып бара

Татар бию хәрәкәте башка халык бию бизәкләреннән нәрсәсе белән аерыла? Бию бизәкләрен тиз генә үзләштереп буламы? Республиканың халыклар дуслыгы йортында «Бию дөньясы» дип исемләнгән проект эшли башлады. Беренче булып татар биюләрен өйрәнергә теләүчеләр җыелды.


Биючеләрне карарга гына түгел, үзләре дә биюләрне өйрәнергә теләүчеләр саны залда күп иде. Башта “Иман” яшьләре берлеге әгъзасы Гүзәл Нургаянова татар биюләре турында аңлатма бирде. Кызлар һәм егетләр бию хәрәкәтләрендәге аермаларны экранда күрсәтте.

Татар бию бизәкләре башка халыкларның бию хәрәкәтләреннән нәрсәсе белән аерыла соң? “Сәйлән” төркеме биючесе Рузанна Адылова “Татар биюләрендә кызлар учларын күрсәтергә тиеш түгел, аяклар да башкача хәрәкәт итә, елмаю да рус биюеннән аерыла”, дип бию үрнәкләрен күрсәтте.

Ләйсирә белән Ләйсәния Гатауллиналар
Ләйсирә белән Ләйсәния Гатауллиналар
Рузанна өч яшеннән бию белән шөгыльләнә. Башта ул балет түгәрәгенә йөрсә, аннан соң заманча эстрада биюләре белән кызыксына башлаган. Әмма соңгы елларда Рузанна татар биюләренә тартыла.

“Мин бит татар кызы. Шуңа да татар биюләре күңелемә хуш килде. Биюдә югары нәтиҗәләргә ирешергә теләгем. Әле тагын балаларны да биергә өйрәтергә ниятлим”, диде Рузанна Адылова

Йөздән артык төрле милләттән егетләр-кызлар берничә түгәрәккә басып татар бию үрнәкләрен өйрәнде. Аларга бию хәрәкәтләрен “Сәйлән” бию төркеме җитәкчесе Рушана Чернова күрсәтте.

“Шундый бию кичәләре әле беренче тапкыр оештырыла. Әмма кызыксынучылар саны күп”, диде Рушана Чернова.

Әлеге кичәгә элегрәк бию белән шөгыльләнүче кызлар да килгән иде. Алар бию хәрәкәтләрен искә төшерүләреннән шат. Апалы-сеңелле Ләйсирә белән Ләйсәния Гатауллиналар шундыйлардан.

Эльмира Нигъмәтҗан балалары белән
Эльмира Нигъмәтҗан балалары белән
Ләйсәния Гатауллина татар гимназиясендә укыта. Балалар белән җырлар өйрәнәбез. Үзем гимназиядә укыганда бию түгәрәгенә йөргән идем. Хәзер бию хәрәкәтләрен кабатладым. Эшемдә кирәк булачак”, диде Ләйсәния.

“Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Гүзәл Нургаянова “Сәйлән” бию төркеменә инде ике ел йөри. Күңеленә хуш килгән шөгыль табуыннан Гүзәл шат.

Бию кичәсенә милләттәшләребез хәтта суыклардан да курыкмыйча кечкенә балалары белән дә килгән иде. Балалар да түгәрәккә басып өлкәннәр белән биергә тырышты. Алар “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Эльмира Нигъмәтҗан кызы һәм улы булып чыкты. Киләчәктә әниләре аларны оста биючеләр итеп күрергә ниятли.

“Үземә кызыклы булды яшьләрнең шундый кичә оештыруы. Балаларыма да күрсәтәсем килде”, диде Эльмира Нигъмәтҗан.

Шәһәр урамнарында сыра шешәләре тотып, төркем-төркем оешып кешеләр куркытып йөргәнче, үзләренә матур шөгыль тапканнар егетләр-кызлар.
«Бию дөньясы» проектында
«Бию дөньясы» проектында
XS
SM
MD
LG