Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мэр Собянин һәм мөфтият рәисе Крганов Мәскәүдә тагын бер мәчет төзелеше турында сөйләште


Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин 9 февраль көнне Мәскәү мөфтияте рәисе, Русия мөселманнарының үзәк диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов очрашуында Мәскәү мөселманнары проблемалары һәм башкалада яшәү белән бәйле башка мәсьәләләр каралды.

Сөйләшүдә төп тема Мәскәүдә мәчетләр төзелеше булды. Шәһәрдә тагын бер зур мәчет төзү кирәклеге турында әйтелде. Мөселманнар өчен гыйбәдәт урыннарының җитәрлек булуы башкаланың тыныч һәм тотрыклы үсешенә нигез салачак, диде Крганов.

Мөфти Собянинга “Сокольники” мәдәният үзәгендә зур мөселман бәйрәмнәрен үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.
XS
SM
MD
LG