Accessibility links

Сүриянең Алеппо шәһәрендә өч шартлау булды


Хокук яклау оешмалары, Сүриянең ике миллионнан артык кеше яшәгән Алеппо шәһәрендә бүген өч шартлау булды, дип хәбәр итте.

Сүрия телевидениесе исә ике шартлау булды, дип сөйләде. Хәрбиләр арасында үлүчеләр бар, әмма аларның саны хәбәр ителми. Рәсми хәбәрләргә караганда, шартлауларны "кораллы террор төркемнәре" оештырган.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Русияне Сүрия турында карашын үзгәртергә чакырды.

Мексикада сәфәрдә булган Эштон, Сүрия җитәкчелеге илдәге вазгыятьне җитдигә алып, "үзләре теләгән киләчәк төзер өчен илдәге төрле сәяси төркемнәргә берләшү шартлары тудырырга тиеш", диде.

Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итүенчә, кичә көч куллануда кимендә 126 кеше һәлак булды. Хөкүмәт көчләре оппозиция җыелган урыннарда һөҗүмнәрне тагын да арттырган. Һомс вилаятенең Әл-Хәлидия шәһәренең бер бистәсендә генә кичә 110 кеше һәлак булды. Димәшк тирәсендә 14 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG