Accessibility links

Джиоева инаугурация урынына хастаханәдә


Ноябрь аеннан бирле Алла Джиоева тарафдарлары аны яклап урам җыеннарын уздыра
Ноябрь аеннан бирле Алла Джиоева тарафдарлары аны яклап урам җыеннарын уздыра

Көньяк Осетия президентлыгына элекке намзәт Алла Джиоева штабына һөҗүмнән соң оппозициясе җитәкчесе хастаханәгә салынды.

Пәнҗешәмбе кич Көньяк Осетия президентлыгына элекке намзәт, оппозициясе җитәкчесе Алла Джиоеваның эш бүлмәсенә сорау алу өчен чакыру китерелгән һәм аны китерүче аны алып китәргә теләгән. Джиоева алдан хәбәр итмәүне сәбәп итеп сорау бирергә барудан баш тарткан. Биш минуттан бүлмәгә бер төркем дәүләт иминлек комитеты көчләре һәм ОМОН кешеләр кереп штабны тар-мар иткән. Джиоеваның хәле начарланган, ул идәнгә ауган, әмма беркемгә дә ашыгыч ярдәм чакырырга ирек бирмәгәннәр. Бу хакта Азатлык радиосына Көньяк Осетиянең мәгълүмат үзәге башлыгы Ирина Гаглоева сөйләде.

Джиоева аңсыз хәлдә югары кан басымы белән республика хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән. Аның хәле авыр булып кала, дип хәбәр ителә. Джиоеваны Русия хастаханәләренең берсенә алып китү турында сөйләшүләр бара. Авыру янында булган аның туганнары моңа каршы.

Ноябрь аенда сайлауда җиңгән Джиоева үзенең инаугурациясен бүгенгә билгеләгән иде. Белгечләр хакимиятләрнең аңа каршы көч кулланып хата эшләде дип саный.

"Бу чара Эдуард Кокойты (элекке президент) эшедер дип уйлыйм. Аның максаты бүгенгә билгеләнгән инаугурацияне булдырмау иде. Һәр өйдә корал бар. Мин халыкның ул коралны күтәреп урамга чыгуыннан куркам. Бу көч куллануны оештыручылар инде ахыргы чиккә барып җиткән. Алар инде хакимияттән китәчәген һәм киләчәктә кылган гамәлләре өчен җавап тотачакларын аңлый булса кирәк. Алар моның өчен һичшиксез җавап тотачак", диде Мәскәү осетиннары җәмгыяте башлыгы Валерий Каболов.

Көньяк Осетиядә яңа президент сайлавы 25 мартка билгеләнгән. Кичә яңа тавыш бирүне яклап Цхинвалда урам җыены оештырылды. Җыенга халыкны эштән алу белән куркытып җыйганнар дигән хәбәрләр бар. Чарада бер меңләп кеше катнашты.

27 ноябрьдә булган сайлауда халыкның күпчелеге тавышларын оппозициядәге намзәт Джиоевага биргән иде.
XS
SM
MD
LG