Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан ватандашы Обамага һөҗүм әзерләгәнен таныды


Монтгомери – Үзбәкстан ватандашы 22 яшьлек Улугбәк Кадыров американ президенты Барак Обамага һөҗүм әзерләүдә гаебен таныды.

Алабама штаты мәхкәмәсе карарны 17 майда чыгарыр дип көтелә. Кадыровка 30 ел төрмә һәм 750 мең доллар штраф яный.

Җомга көнне үткән тыңлаулар вакытында Кадыров “Үзбәкстанның ислам хәрәкәте” күрсәтмәләре нигезендә эш иткәнен таныды. Күрсәтмәләрне ул интернет аша төркемнең Әмир исемле активистыннан алып торган.

Кадыров узган елның җәендә Алабама штатының Бирмингем шәһәре янында “корал сатучы” булып кыланган иминлек хезмәте агентыннан автомат сатып алырга җыенганда кулга алынган. Ул шулай ук рөхсәтсез корал саклауда һәм террорчыларга ярдәм күрсәтүдә гаепләнә.

Улугбәк Кадыров Кушма штатларга студент визасы белән килгән, ләкин укуына тотынмаган.
XS
SM
MD
LG