Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия исламны мәсхәрәләүдә гаепләнгән блоггерны Согуд Гарәбстанына тапшырды


Куала Лумпур – Малайзия хакимиятләре Мөхәммәт пәйгамбәрне рәнҗетүдә гаепләнгән согуд блоггерын Согуд Гарәбстанына тапшырды.

23 яшьлек Хәмзә Кашкари узган атна Мәүлид кичендә үзенең Твиттер битендә Мөхәммәт пәйгамбәр турында “Синдә күп нәрсә миңа ошый иде, күп нәрсәне күрә алмадым, күп нәрсәне әле дә аңламыйм. Мин сиңа табынмыйм” дигән сүзләр язып калдырган.

Бу язмага дистәләрчә мең җавап килгән. Руханилар аны “кяфер” дип атап җәза бирергә чакырган.

Хәмзә иленнән китәргә мәҗбүр булган. Атнакич көнне ул согуд хакимиятләре үтенече белән Малайзиядә кулга алынган.

Согуд Гарәбстанындагы шәригать кануны нигезендә Мөхәммәт пәйгамбәрне рәнҗеткән белдерүләр өчен үлем җәзасына кадәр җәза бирелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG