Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Агора”:Русиядә интернет кулланучыларга басым арта


“Агора” хокук яклау үзәге Русиядә интернет кулланучыларга басымның артуына борчыла.

Оешма белгечләре узган елны интернет иреген кысуның ким дигәндә 500 очрагын теркәгән, шул исәптән блогер һәм журналистларга 11 һөҗүм булган, 173 административ басым, 38 җинаять эзәрлекләве һәм 231 тапкыр сәхифәләргә керүне чикләү булган. Бу хакта “Интерфакс”ка “Агора” мәгълүмат бүлеге башлыгы Дмитрий Колбасин белдерде.

Хокук яклаучылар шулай ук 2011 елны хокук саклаучы оешмаларның интернетта хөкүмәтне тәнкыйтьләүгә бәйле җинаять эшләре ачуын әйтә.
XS
SM
MD
LG