Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы урыслар сайлау алдыннан Путинга хат язды


“Русский язык в Татарстане” хәрәкәтнең башында торучы Михаил Щеглов Бауман урамында пикетта
“Русский язык в Татарстане” хәрәкәтнең башында торучы Михаил Щеглов Бауман урамында пикетта

Русия премьер-министры Владимир Путинның Чаллыга сәфәре алдыннан Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте аның исеменә ачык хат юллады. Салагаев, сайлау алды мондый мөрәҗәгатьләр өчен иң уңай вакыт, дип саный.

Һәрвакыттагыча Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте беренчеләрдән булып республикада урыс теленең җитәрлек дәрәҗәдә укытылмавына басым ясый.

“Ул республикада кыскартылган, чөнки ана теле дип саналмый. Безнең Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән хатларга формаль җаваплар гына килә”, диелгән хатта.

Моннан тыш, урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Александр Салагаев Казанда урыс этномәдәни үзәге (Урыс йорты) бинасын булдыру хәл ителмәвен әйтә. Баксаң, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләр берлегенең зур биналары бар икән, ә аларга бары Халыклар дуслыгы йортында бер бүлмә генә бүленгән. Шунысы кызык, бу хатта “Азатлык” татар яшьләре берлеге радикал оешма дип билгеләнгән.

Шушында ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чит илләргә сәфәр кылганда һәрвакыт татарлар белән очрашуы һәм аларга матди ярдәм күрсәтелүе искә алына. Хәтта 2010 елны май аенда Украина башкаласында Татарстан акчасына бина алынган һәм анда милли-мәдәни үзәк ачылган икән. Шул ук вакытта Миңнеханов урыс җәмгыяте вәкилләре белән очрашып Урыс йортын булдыру турында сөйләшүгә вакыт тапмаган булып чыга.

Миңнехановка гына түгел, хәтта Путинга да Татарстанга берничә тапкыр килеп, алар белән очрашмавына үпкә белдерелә. Шулай ук сайлау алдыннан Путинның Татарстаннан кергән ышанычлы кешеләре исемлегенә бер генә урыс фамилиясе булмау искә алына.

“Сез миллион ярымлык Татарстанда бер генә дә урыс кешесенә ышанмыйсызмы? Бу очракта Татарстандагы урыслар президент сайлавында сезгә тавыш бирерме дигән гадәти сорау туа”, дип тәмамлый үз хатын Салагаев.

Аның фикеренчә, сайлаулар мондый мөрәҗәгатьләр өчен иң уңай вакыт.

“Мин җавап булыр дип өметләнәм. Сайлау вакытында сине ишетергә мөмкиннәр. Башка вакытта даими хатлар язып та, җавап көтеп алып булмый”, ди Салагаев 116.ru cәхифәсенә.
XS
SM
MD
LG