Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тара шәһәрендә татар теле бәйгесе үтте


Бәйгедә катнашучылар биремнәрне эшли
Бәйгедә катнашучылар биремнәрне эшли

Татар теле олимпиадасы быел Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә үтте. Анда төбәкнең 10 татар авылынан 23 укучы катнашты. Мәртәбәле жюри фикеренчә, катнашучылар татар телен җитәрлек дәрәҗәдә белүләрен күрсәткән.


Омски өлкәсендә менә инде 20 елдан артык татар теле буенча олимпиада үткәрелеп килә. Анда катнашучылар, асылда, татар авыллары мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар була.

Олимпиаданың үткәрү урыны итеп еш кына татар авылы сайлана. Мәсәлән, соңгы 6-7 ел эчендә татар теле олимпиадасы Большеречье районының Үләнкүл авылында үткәрелде. Быел оештыручылар урынны үзгәртергә һәм татар теле бәйгесен район үзәге булган Тара шәһәренең 5-нче санлы гомум белем мәктәбендә үткәрергә булдылар.

Өлкә мәгариф министрлыгы хезмәткәре Хәергилде Шакенова: “Без балаларны өлкәбезнең төрле төбәкләре белән таныштырырга уйладык. Быел Тара шәһәре белән таныштырасы, аның матурлыгын күрсәтәсебез килде”, ди.

Катнашучылар һәм оештыручылар

Быелгы олимпиадада 9-11 сыйныфта укучы 23 яшүсмер катнашты. Алар өлкәнең Большеречье, Тара һәм Тевриз районнарының 10 татар авылыннан килгән иделәр.

Иң күп катнашучы Большеречье районының Үләнкүл авылыннан булды. Башка авыллардан бер-ике генә катнашучы булганда, Үләнкүлдән тел бәйгесендә 9 укучы катнашты. “Бу безнең мәктәптә татар теле дәресләренә игътибарның зур булу нәтиҗәседер,” ди мәктәп мөдир урынбасары Зыятдин Чумаров.
Жюри рәисе Ләйлә Мөхәммәтшина биремнәр тарата
Жюри рәисе Ләйлә Мөхәммәтшина биремнәр тарата

Чараның төп оештыручысы – Өлкә мәгариф министрлыгы иде. Оештыру эшләрен Тара район хакимиятенең мәгариф бүлеге һәм 5-нче санлы гомум белем мәктәбе хезмәткәрләре башкарды.

Ачылу тантанасы

Олимпиада мәктәпнең җыелышлар залында тантаналы рәвештә ачылды. Милли киемнәр кигән алып баручы ханымнар татар һәм рус телләрендә чараның башлануы турында белдерделәр.

Аннары Тара шәһәренең Балалар үзәге каршында шөгыльләнүче “Якташ” төркеме халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкарды. Җырны халык аягүрә басып тыңлады, кушылып җырлаучылар да булды.

Тантана барышында олимпиадада катнашучыларны Өлкә һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре, кайбер кунаклар сәламләде, биремнәр чишүдә уңышлар теләде.
Олимпиаданың ачу тантанасын алып баручылар
Олимпиаданың ачу тантанасын алып баручылар

Чыгышлар “Якташ” төркеме җырлары белән үрелеп барды. Балалар җырлары тантананың күркәм бер бизәге булды дисәк, ялгыш булмас.

Олимпиада барышы

Ачу тантанасы тәмамланганнан соң олимпиаданың җитди өлеше башланды. Омскиның Өлкә Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре, жюри әгъзалары белән берлектә, һәр укучыга аерым бирем биреп чыктылар, аннары эш барышын күзәтеп тордылар. Олимпиада биремнәре, гадәттәгечә, Татарстанның Мәгариф министрлыгыннан килгән иде.
Өлкә Мәгариф бүлеге хезмәткәре Хаергилде Шакенова катнашучыларны сәламли
Өлкә Мәгариф бүлеге хезмәткәре Хаергилде Шакенова катнашучыларны сәламли

Биремнәр эшләнеп беткәннән соң, эшкә жюри әгъзалары алынды. Һәр эшнең дөреслеге тикшерелде, тиешле баллар куелды. Аннан соң, сыйныфлар буенча нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.

Олимпиада җиңүчеләре

Эш тәмамланганнан соң, оештыручылар һәм катнашучылар кабат җыелышлар залында җыйналдылар. Жюри рәисе – Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы, татар теле укытучысы Ләйлә Мөхәммәтшина катнашучыларны ирешелгән уңышлар белән тәбрикләде һәм җиңүчеләрнең исемнәрен әйтеп чыкты.

Олимпиадада җиңүчеләрнең күпчелеге Большеречье районыннан булды. Дөрес, 2-3 нче урыннар яулаучылар арасында Тара районының Сәетова һәм Олы Уыш, Тевриз районының Байбы һәм Туйчы авыллары укучылары да булды.
Олимпиадада призлы урыннар яулаучылар
Олимпиадада призлы урыннар яулаучылар

Нәтиҗәләрне белдергәннән соң, Ләйлә ханым катнашучыларга рәхмәт әйтте, алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләде.

Татар теле укытучыларын нәрсә борчый?

Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәчитова
Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәчитова
Большеречье районының Кушкүл мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Рәхмәтуллина да җиңүчеләр рәтендә. Аның укытучы – Сара Сайтбатталованы укучысының уңышы сөендерә. Әмма аны мәктәпләрдә татар теленә бирелгән сәгатьләрнең аз булуы борчый.

Тевриз районы Байбы авылы уытучысы Мәдинә Тачетдинова да татар теленең факультативка төшеп калуы һәм сәгатьләрнең ел саен кими баруы өчен борчыла.

Олимпиада кысаларында мәдәни программа

Олимпиада кысаларында мәдәни чара да каралган иде. Катнашучылар һәм кунаклар өчен Тара шәһәренә сәяхәт оештырылды.

Сәяхәт барышында кунаклар шәһәрнең кайбер тарихи урыннарында булдылар, Тарада яшәүчеләрнең горурлыгы булган театр бинасы һәм яңа җиһазлар белән баетылган район китапханәсе белән таныштылар.
“Туган тел” җыры яңгырый
“Туган тел” җыры яңгырый

Аннан соң кунакларны “Халыклар дуслыгы” йортына алып бардылар, анда урнашкан милли оешмалар, шул исәптән, татар мәдәният үзәге белән таныштырдылар.

Омски укучылары Татарстанда да сынатмый

Жюри әгъзасы – Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәчитова Тарада узган татар теле олимпиадасының оештыру эшләрен уңай бәяли. “Бәйге бик яхшы узды дип әйтәсем килә. Оештыручылар безгә кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Шәһәр буенча сәяхәт тә оештырдылар. Үзебезнең оештыру эшләребезне башкаларныкы белән чагыштыра алдык. Олимпиада шулай төрле урыннарда оештырылса, әйбәт була икән. Башка төбәкләр белән танышу, аралашу мөмкинлеге арта”, ди Римма ханым.
Жюри әгъзалары олимпиадада башкарылган эшләрне тикшерә
Жюри әгъзалары олимпиадада башкарылган эшләрне тикшерә

Римма Мәчитова олимпиада җиңүчеләренең тиздән Татарстанда узачак бәйгедә катнашуларына һәм уңышка ирешүләренә өмет баглый. “Татарстанда узган олимпиадаларда да безнең укучыларыбыз катнаша. Беренче уңышка 1996 елны ирештек дип әйтергә була. Анда Жунусова Алия дигән кызыбыз 3-нче урынны яулаган иде. Аннан соң да уңышларыбыз булды. 2008 елны Мөхәммәтшина Гүзәлебез 1-нче урын яулады. Узган ел Мәхмүтова Зифа исемле кызыбыз призлы урын алып кайтты. Менә быел да укучыларыбызның уңышлы чыгышларына өмет баглыйм әле”, ди Римма ханым.

Менә шулай, мәктәпләрдә татар теле дәресләренә вакыт аз бирелгәндә, хәтта факультативка төшеп калганда, Тарада узган олимпиада барышында Омскиның татар авыллары балалары туган телебезне җитди бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешә алырлык дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
XS
SM
MD
LG