Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Мәскәүдә уянып җитә алмады


Уртада - Гөкдениз Карадениз
Уртада - Гөкдениз Карадениз

Бүген Казанның Рубин такымы Европа Лигасы ярышы кысасында Грециянең “Олимпиакос” футбол такымын кабул итте. Мәскәүнең “Лужники” стадионында үткән 1/16 финал очрашуында Татарстан такымы 0-1 исәбенә җиңелде һәм җавап уенда плей-оффтан узу шансын киметте.


Русия башкаласының “Лужники” стадионы Рубин өчен узган елда да җиңү китермәгән иде. Нәкъ бер ел үткәч Казан такымы бу кырда кабат җиңелү ачысын татыды. Тик бүгенгесендә, Твенте матчыннан бераз гына аермалы буларак, үз капкасына ике туп урынына бер туп керттерде. Моның белән беррәттән, Рубин күпме генә тырышса да, кунаклар капкасына үзе бер туп та кертә алмады.

Салкын һава Рубинга файда китерми

Рубин тарафдарларына салкын һава тәэсир итмәде
Рубин тарафдарларына салкын һава тәэсир итмәде
Матч алдыннан бу уен салкын һава торышы аркасында башка көнгә күчерелергә мөмкин дигән сүзләр йөрсә дә, уен бүген уздырылды. Кайбер белгечләр узган ел булганы кебек, быел да суык һава торышының Рубин өчен отышлы булачагына ышандырырга тырышты. Кайберәүләр исә, асыл мәсьәләнең һава торышында тормавын, проблемның Русия премьер-лигасының икенче өлешенең башланмавында , ә Греция лигасының нәкъ кызган мәлдә булуына игътибарны юнәлтте.

Нәкъ менә шушы борчылу уенның беренче өлешендә үзен анык күрсәтте дә инде. Чөнки беренче таймда Рубин мәйдан хуҗасы буларак чыгыш ясаса да, грек такымының яхшы әзерлекле булуы күренеп торды. Хәтта ки Рубин бер кешегә ким уйнаган кебек хис ителде. Греклар күбрәк хәрәкәтләнде, паслары да тиешле урынга төгәлрәк барып җитте. Капкага тибү очраклары да күбрәк күренде. Рубин исә киресенчә, үз кырыннан чыга алмады. Пасларында күп очракта хаталар җибәрде. 45 минут буена бары тик бер тапкыр гына кунаклар капкасына тибә алу мөмкинлегенә кавышты.

Бердыев курткага күчте

Рубин тренеры Корбан Бердыев
Рубин тренеры Корбан Бердыев
Казан такымында әллә инде күптән түгел генә Мәскәү Динамосына күчкән Рубинның капитаны Кристиан Нобоаның булмавы сизелде, әллә инде күптәннән халыкара ярышларда өстенә бары тик костюм киеп кенә чыккан баш тренер Корбан Бердыевның бу юлы беренче тапкыр куртка киеп чыгуы комачаулады. Тик ни генә булса да Рубин беренче таймда үз уенын уйный алмады.

Икенче тайм башланыр- башланмас Рубинның гадәти халәтенә кайта башлавы сизелде. Дөрес, хәзер инде Бердыев Дядюнны Ансалдига алмаштыруны өстен күрде. Бу уенчының да оста уены белән, 47нче минутта Вальдес әздән генә Олимпиакос капкасына бер туп кертми калды. Аннан соң бер-бер артлы башка һөҗүмнәр дә оештырылды. Әмма нәтиҗәсе күренмәде. Аның каравы 70нче минутта Олимпиакос Рубин капкасына штраф тибүе белән туп кертә язды. Тик Рубинның гадәттә бик уйнамаган капкачысы Арлаускис тупны почмакка бәреп чыгарды һәм греклар бу хәлдән бер минут эчендә оста файдаланды. Рубин капкасына почмактан тибелгән туп белән Футсер исәпне ачты. 0-1. Греклар файдасына.

Рубин пенальтидан да файдалана алмады

Рубин уенчысы Бейбарс Натхо пенальтидан файдалана алмады
Рубин уенчысы Бейбарс Натхо пенальтидан файдалана алмады
Рубинга хәзер инде ким дигәндә исәпне тигезләрлек вакыт кына калып барганы аңлашылды. Һөҗүмнәрен тагын да арттырган Казан такымы бу мөмкинлеккә 73нче минутта ирешү мөмкинлегенә кавышты. Рубин өчен чыгыш ясаучы төрек уенчысы Караденизне Олимпиакос капкасы янында капкачы Медьери чалып екты. Тупас уены өчен Олимпиакос капкачысы кызыл карточка белән уеннан куып чыгарылды һәм өстәвенә Рубинга Олимпиакос капкасына тибү мөмкинлеге бирелде. Тик Казан такымының изарилле уенчысы Натхо бу мөмкинлектән файдалана алмады. Бәлки дә Олимпиакосның запастагы капкачысы оста уйнады, исәптә үзгәреш булмады.

Олимпиакос үз кырында өстенлекле булачак

Греция такымы бу вакыйгадан соң күбесенчә саклануга күчте, Рубин исә һөҗүмнәрен арттырды. Әмма хәзер инде исәпне үзгәртү бераз авырлашты. Рубин бер уенчыга күбрәк уйнаса да, исәпне тигезли алмады. Өстәмә бирелгән вакыт эчендә Караденизнең тагын бер яхшы мөмкинлеге булса да, 90+2 нче минутта бу мөмкинлек голга әйләнә алмады.

Нәтиҗәдә Грециянең Олимпиакос такымы 23 февральдә Пиренейда узачак җавап очрашуына бер туп өстенлеге белән кайтып китте. Рубинга Европа Лигасының 1/8 финалына уза алу өчен кунак стадионда ике туп кертергә кирәк булачак. Әлбәттә, үз капкасына бер туп та керттермәгән очракта.
XS
SM
MD
LG