Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО көчләре сигез әфган яшүсмеренең үлемендә үз гаепләрен таныды


Әфганстандагы НАТО көчләре идарәсе 8 февральдә Каписа вилаятендә һавадан ут ачу нәтиҗәсендә сигез яшүсмер егетнең үлемен таныды.

Идарә вәкиле әфган һәм француз хәрбиләре тарафыннан тикшерелгәннән соң бу урынга ут ачылуын хәбәр итте. Алар анда сугышчылар төркеме барлыгын әйткән.

Әфганстандагы НАТО көчләре идарәчесе Джон Аллен һәлак булган егетләрнең якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Элегрәк Әфганстан президенты Хәмит Карзаи бу хәлгә тәнкыйть белдергән иде.
XS
SM
MD
LG