Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары «Эхо Москвы» белән туган хәлгә борчылу белдерә


«Мемориал» Русия хокук яклау үзәге «Газпром-медиа» холдингының «Эхо Москвы» радиосы идарәчеләр шурасын тарату таләбенә борчылу белдерә.

Хокук яклаучылар мөрәҗәгатендә «Эхо»дагы үзгәрешләр радиодагы бәйсезлекне киметү өчен эшләнә, диелә.

«Халыкның вакытыннан элек парламент сайлавы уздыру таләпләренә колак салыр урынына, хакимият «Эхо Москвы» идарәчеләр шурасын киредән сайлауны оештырды», ди «Мемориал».

«Газпром-медиа» гамәлләренә җавап итеп, журналистлар бәйсез җитәкче Евгений Ясин һәм Александр Маковскийны үз вазифаларында калдыру өчен радио нигезнамәсенә үзгәрешләр кертмәкче.

Элегрәк «Эхо Москвы»га журналистларны яклау халыкара комитеты теләктәшлек белдергән иде.

Шулай ук бүген Тамбовта яшәүче берәүнең радиостанциянең нигезнамәсе Хезмәт кодексына туры килмәү турындагы шикаятеннән соң, «Эхо Москвы»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктовны прокуратурага чакыртканнар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG