Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай Кабул һәм Вашингтонның талиблар белән сөйләшүләр алып баруын әйтте


Әфганстан президенты Хәмит Карзай өч тараф – Әфганстан, АКШ һәм талиплар арасында сөйләшүләр узуын белдерде. Бу хакта Wall Street Journal газетасы яза.


Карзай сүзләренчә, талиплар «һичшиксез» Әфганстанда дәвам иткән ун еллык сугышның тәмамлануы яклы.

Элегрәк Вашингтон контролендә дип искәртеп талиплар Әфганстан хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барудан баш тартты.

Карзай сөйләшүләр урынын һәм аның эчтәлеге турындагы нечкәлекләрне хәбәр итмәде. Аныңча, бу диалогка зыян китерергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG