Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар өчен иң яхшы шәһәрләр Париж белән Лондон


Дөньяның төрле илләрендә белем алуны һәм студентлар тормышын өйрәнүче Quacquarelli Symonds иң яхшы шәһәрләр исемлеген төзеде.

Дөньяның төрле илләрендә белем алуны һәм студентлар тормышын өйрәнүче Quacquarelli Symonds (QS) ширкәте кайсы чит ил студентлары өчен кайсы илләрдә һәм шәһәрләрдә белем алу иң яхшы булуын тикшергән.

Бу тикшеренүдә 250 меңнән артык кеше яшәгән һәм кимендә ике университет булган 500ләп шәһәрдә белем алу дәрәҗәсе һәм студентлар тормышы өйрәнелгән. Оешма әлеге исемлектәге беренче 50 шәһәрнең исемлеген игълан итте. Исемлектә Русиядән бары бер генә шәһәр бар һәм ул да булса башкала Мәскәү – 37нче урында.

Исемлекне төзегәндә ул шәһәрләрдәге бәяләр, тормыш шартлары, югары уку йортлары саны һәм аларның абруе да исәпкә алынган.

Шәһәрләрне бәяләгәндә шулай ук алардагы җинаятьчелек дәрәҗәсе һәм бәяләр дә исәпкә алынган. Бәяләр дигәндә, хәтта ул шәһәрләрдә бургерларның күпме торуын да исәпләгәннәр.

Бу бәягә ул шәһәрләрдә яшәүче студентлар саны һәм аларның төрле кыйтгаларга карата чагыштырмасы да тәэсир иткән.

Исемлектәге беренче унлык мондый:
1. Париж
2. Лондон
3. Бостон
4. Мельбурн
5. Вена
6. Сидней
7. Цюрих
8. Берлин
9. Дублин
10. Монреаль

QSның өлкән хезмәткәре Бен Соутер әйтүенчә, Лондонда абруйлы университетлар күбрәк булса да, Британия башкаласының икенче урынга калуына бу шәһәрнең кыйбатлы булуы тәэсир иткән.

Лондон университетларның сыйфаты һәм абруе белән яхшырак. Лондон белән Парижда тормыш дәрәҗәсе, студентларның төрлелеге бер дәрәҗәдә. Эшкә алучылар да бу ике шәһәрдәге югары уку йортларын тәмамлаучыларны хезмәктәр буларак тигез бәяләгән.

Әмма Европа Берлегеннән читтән килгән студентлар Лондонда югары белем алу өчен елына 20 мең фунт түләргә тиеш булса, Парижда бер мең фунт кына түли.
XS
SM
MD
LG