Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы яшьләре Ана теле көненә әзерләнә


“Азатлык” яшьләр берлегенең Чулман бүлеге рәисе Элмир Салих
“Азатлык” яшьләр берлегенең Чулман бүлеге рәисе Элмир Салих

Халыкара Ана теле көне уңаеннан “Азатлык” яшьләр берлегенең Чулман бүлеге якшәмбедә татар теле язмышына багышланган очрашу үткәрә.

Халыкара Ана теле көне 21 февральдә билгеләнә. Бу көнгә кагылышлы чараларда яшьләр үткән елларда да үз фикерләрен белдереп килде. Быел әлеге көн сишәмбегә туры килә. Җәмәгатьчелек игътибарын күбрәк җәлеп итү өчен, яшьләр 19 февраль якшәмбе көнне татар теленең хәле турында сөйләшү үткәрергә җыена.

“Азатлык” яшьләр берлегенең Чулман бүлеге рәисе Элмир Салих бу чара турында Азатлыкка боларны сөйләде:

“Халыкара Ана теле көне безнең тарафтан зур бәйрәм буларак кабул ителә. Бу бәйрәм уңаеннан очрашу оештырырга исәплибез. Аңа кем тели шул килә ала. Бу очрашуда татар теленең бүгенге дәрәҗәсе, тел проблемнары хакында сөйләшүләр була. Сөйләшүгә Чаллы язучылары берлеге рәисе Вахит Имамовны чакырырга уйлыйбыз. Әлеге чара хакында керәшен яшьләренә дә хәбәр бирдек. Алар белән безнең тел мәсьәләсе уртак. Башкорт яшьләре хакында бездә әлегә мәгълүматлар юк. Аларны да чакырган булыр идек. Әлеге чара 14 сәгатьтә Чаллы ТИҮе штаб-фатирында узар, дип уйлыйбыз. Мин килүчеләрне шәхсән шул 18нче бистәдәге “Муравейник” кибете тирәсендә каршы алачакмын. Сөйләшүдән соң Тукай һәйкәле янында, Азатлык мәйданы, Фидакәрьләр мәйданында ялгыз пикетлар куюны да максат иттек. Чөнки урам җыены уздыру хакында рөхсәт алырга соңга калдык. Биредә татар теленә мөнәсәбәт хакында шигарьләр булачак.”

Элмир әйтүенчә, Татарстанның Казан, Норлат, Түбән Кама, Башкортстанның Уфа, Октябрьски, Русиянең Самар, Түбән Варта калаларында да Ана теле көне уңаеннан чаралар уздыру каралган.
XS
SM
MD
LG