Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңача көрәшү әлмәтләргә җиңү китерде


Бүләкләү тантанасы алдыннан
Бүләкләү тантанасы алдыннан

Чаллыда ял көннәрендә шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татар-башкорт көрәше бәйгесе узды. Яңа кагыйдәле бил алышуларда Казан, Чаллы һәм авыл-районнарны артта калдырып, беренчелекне Әлмәт каласы көрәшчеләре алды.

Татар-башкорт көрәшен төбәкләрдә үстерү турында сүзләр булса да, әлеге бәйге берничә ел рәттән Чаллыда уза. Оештыручылар фикеренчә, биредә бар шартлар тудырылган, шунлыктан бәйге урыннарын үзгәртеп торуның хаҗәте юк икән.

Быелгы бәйге дә “халыкара” исеме астында барды. Ләкин Татарстаннан кала Киров өлкәсе вәкилләрен генә күрергә мөмкин иде. Чаллыга терәлеп торган Башкортстан районнарыннан быел да көрәшчеләр килмәде.

Әлеге ярышны оештыручылар исемлеге башында “Ватаным Татарстан” газеты тора.

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров
“Бәйге 49нчы тапкыр оештырыла. Көрәш елдагыча матур бара. Быел көрәш кагыйдәләренә яңалык та кертелде. Көрәшкә чыккан кеше беренче җиңелүдән үк төшеп калмый. Ике тапкыр җиңелгәннән соң гына келәмнән китә. Һәр үзгәрешнең уңай, тискәре ягы була. Бу очракта бәхәсләшеп булмый. Нинди кысаларга кертсәк тә, көрәш матур, үзенә җәлеп итә. Чаллы җанатары кемнең ничек көрәшкәнен аңлый. Хикмәт бүләк, урын өчен генә бил алышуда түгел, чын көрәш күрсәтүдә дә”, диде газетның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

“Ике тапкыр җиңелүгә кадәр көрәшү бик матур күренеш. Башка җирләрдә күптәннән шулай көрәшәләр. Жирәбә бит ул карта уены белән бер. Башта ук ике көчле егет эләгеп, берсе төшеп кала. Ә болай бәйге дәвамында көрәшеп, батыр калу мөмкинлеге дә туа”, дип заманында үзе дә көрәшче булган Фрил Әхмәтов бәйгедәге үзгәрешләргә мөнәсәбәтен белдерде.

Гадәттә яңа кагыйдәләр хөкемдарларга да кыенлык тудыра.

100 кило авырлыктагылар бил алыша
100 кило авырлыктагылар бил алыша
“Көрәшләрдә 25 елга якын хөкемдар булдым. Буласы үзгәрешләр хакында безгә алдан ук белдереп куялар. Шуны өйрәнеп киләбез. Быелгы үзгәреш көчле көрәшчеләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде”, дип саный зур тәҗрибәле хөкемдар Мәхмүт Габдрахманов.

Ике көн барган бәйгенең нәтиҗәсе мондый: 50 такым арасында 1 урында – Әлмәт, 2 урында Чаллы –1, 3 урында – Теләче районы көрәшчеләре. Биектаулар 4нче баскычта. Соңгы 3 урын Спасс, Аксубай, Чистай такымнарына калды.Киров өлкәсе вәкилләре 55 балл туплап, 45нче урында. Авырлыклары 130 килодан артык булган көрәшчеләр арасында Питрәч районы өчен чыгыш ясаган Илдар Аббасов – беренче, Лаеш данын яклаган Сергей Павлик икенче булды.
XS
SM
MD
LG