Шимбә көнне узган тавыш бирүнең төп үзенчәлеге – халыкның күпләп катнашуы, ди күзәтүчеләр. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, халыкның 70%тан артыгы референдумда катнашкан. Аларның 80%ы Латвиядә бер генә дәүләт теле булуын хуплаган.
Латыш теле Латвиядә яшәүчеләрнең 62% (1.2 миллион кеше) өчен ана теле булып тора. Рус телендә дөньяда 120 миллионлап кеше сөйләшә.
Премьер-министр Валдис Домбровскис, "референдум уздыру тәкъдименең максаты – җәмгыятьне таркату", диде.
Латвиядә рус теленә дә дәүләт теле дәрәҗәсен бирү турында Конституциягә үзгәреш кертүне Владимир Линдерман, Евгений Осипов һәм Александр Гапоненко җитәкчелегендәге “Родной язык” җәмгыяте тәкъдим иткән иде.
“Референдум җиңелү булмады, аның максаты диалог башлау иде, бу максатка ирешелде”, диде Линдерман.
Балтыйк буе илләрендә рус телле халыкның бердәнбер яклаучысы булган рәсми Мәскәү, референдум “гадел булмады”, дип белдерде.
“Референдум нәтиҗәләре чынбарлыктан бик ерак. Латвия ватандашлыгына ия булмаган русча сөйләшүче 319 мең кеше тавыш бирүдә катнаша алмады”, диелгән Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.
Латвия мәгълүматларына караганда, ватандашлыкка ия булмаган кешеләр саны 290 мең.
Латвия 1991 елда бәйсезлек яулагач, анда яшәүче башка милләт вәкилләре ватандашлык ала алмады. 2011 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, ике миллион халкы булган Латвиянең 27%ты өчен беренче тел – рус теле.
Латвия сәясәтчеләре алар белән диалог корып Латвия җәмгыятенә интеграцияләү өчен эшләргә кирәклеген аңлый.
Латвиянең көньяк-көнчыгышындагы Латгалия төбәгендә рус теленә дәүләт статусын бирүне яклап иң күп тавыш бирелгән. Бу яктагы Резекне шәһәре башлыгы Александр Барташевич, шушы төбәктә булса да рус теленә рәсми тел дәрәҗәсен бирүне тәкъдим итте. Хөкүмәт башлыгы Домбровскис бу тәкъдимне кире какты, әмма Латгалиядә җирле үзидарәгә рус телендә сөйләшүчеләр мөрәҗәгать иткәндә, аларны кире кагу очраклары юк, диде.