Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзән авылы халкы дуңгыз фермасы төзелешен башка җиргә күчерүгә иреште


Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән авылы халкы авылга якын дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште.

Өлкә губернаторы Василий Бочкарев сүзләренә караганда, мөселман авылы халкы мөрәҗәгатен исәпкә алып, инвесторлар белән төзелешне Каменский районга күчерү турында килешенгән.

Дуңгыз фермасы авылдан 10 чакрымда төзелергә тиеш булган. Урта Әләзән халкы төзелешкә ризасызлык белдереп төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткән. Инвесторлар бу урында инде җирне сатып алган булган.

105 миллион евролык әлеге төзелешне Скандинавия илләре ширкәтләренең берсе башкарачак.
XS
SM
MD
LG