Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәүлид кичәсе дә Путинны сайларга кыстап үтте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәүлидкә килде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәүлидкә килде

20 февраль көнне Казанда узган Мәүлид кичәсендә дини вәгазьләр арасында сәяси агитация дә яңгырады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан бәйрәмдә чыгыш ясаучылар Мөхәммәт пәйгамбәрне олылау белән беррәттән, Владимир Путинны да мактап узарга онытмадылар.


Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында мөселманнарның күркәм бәйрәмнәреннән булган Мәүлид кичәсе узды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен искә алырга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.

Мәүлид кичәсе татар мәкаме белән Коръән аятьләрен уку, Мөхәммәт пәйгамбәр турында документаль фильм күрсәтү белән башланды. Мөфти Илдус Фәиз үзенең чыгышында Мәүлид кичәсенең мөселман җәмгыяте өчен әһәмиятен билгеләп узды. “Бу бәйрәм Коръәнгә, пәйгамбәрнең сөннәтенә мәхәббәтне арттырыр. Безнең халык дәвамлы буларак бу бәйрәмне уздырып килгән. Мәүлид укыган вакытта илдә бәрәкәт, иминлек хөкем сөрә”, диде ул.

Мөфти шулай ук Рөстәм Миңнехановка әлеге кичәгә килүе өчен рәхмәтен белдерде. “Татарстан президенты Рөстәм Нургали улының Мәүлидкә килүе бу бәйрәмне шәрифләде, ямьләде. Президентыбыз 2012 елны тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итте. Без исә бу ел кысаларында Коръән елын игълан иттек”, дип искә алып узды мөфти Илдус Фәиз.

Татарстан мөселманнарын Мәүлид белән Үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә котлады. “Кайберәүләр бу бәйрәмне бидгать, диндә яңалык дип саный. Бу дөрес түгел. Безнең монда килүебезнең сәбәбе – Мөхәммәт пәйгамбәргә гыйбадәт кылу түгел, ә аңа мәхәббәтебезне белдерү», - диде һәм Мәүлидтә Рөстәм Миңнеханов катнашуының әһәмиятен билгеләп узды. “Безнең белән бүген догада президентыбыз да катнаша. Халык белән дәүләт – бер”, дип белдерде ул.

Тәлгать Таҗетдин үзенең вәгазендә сәяси мәсьәләләргә дә кагылды һәм Русия премьер-министры, киләсе президент сайлауларында намзәтләрнең берсе Владимир Путинны мактап узды. Тәлгать Таҗетдин Путин белән күптән түгел очрашуын да искә алды. Аның сүзләренчә, Путин Русиядә динне үстерергә төрле мөмкинлекләр ача. “Узган атнада безнең Владимир Путин белән очрашу булды. Анда ул шундый сүзләр әйтте: бу еллар дәвамында никадәр хезмәт куйганыгызны беләбез, алга таба да сездән яңа програмнар төзү, дини оешмалар карамагында булган балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу, аларны дәүләт мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән бер итү, үзебезнең динебезне, гореф гадәтләребезне торгызу буенча дәүләт белән янәшә эш алып баруыгызны көтеп калабыз”, дип Тәлгать Таҗетдин Путинның дини оешма җитәкчеләре белән очрашуда әйткән сүзләрен кабатлады. “Бу сайлау... дип башлады ул һәм кыска паузадан соң: җитәкчебезне түгел, киләчәгебезне сайлыйбыз”, дип залдагыларга нәрсә әйтергә теләгәнен җиткерде.

Мәүлид кичәсендә шулай ук Татарстанның танылган имамнары, вәгазьчеләре чыгыш ясады. Тамашачылар каршында җырчы Зөһрә Сәхәбиева, төрле яшь башкаручылар, ансамбльләр үзләренең дини җырларын, мөнәҗәтләрен тәкъдим итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәүлид кичәсен тамаша кылырга килсә дә, сәхнәгә чыгып чыгыш ясамады.
XS
SM
MD
LG