Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның качып йөри торган ышанычлысы


Миләүшә Заһидуллина
Миләүшә Заһидуллина

Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинның ышанычлысы Миләүшә Заһидуллина, үз намзәте програмын халыкка мөмкин кадәр тулырак җиткерү эшендә актив катнашасы урынга, журналистлардан качып йөри.

Путинның Татарстандагы ышанычлылары билгеле булуга ук Азатлык радиосы аларның берсе – Авыл яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина белән үгетләү эшләренең ничек үтәчәге, алга таба авылдагы яшьләрнең проблемнары ничек хәл ителәчәге турында әңгәмә корырга теләде.

Телефон аша интервьюга күндерү марафоны

7 февральдән башлап 21 февральгә кадәр Заһидуллинага 12 тапкыр шалтыратырга туры килде. Башта, Заһидуллинаның бу эшкә җәлеп ителгәнлеген белгәч тә, аның Казандагы офисындагы эш телефонын җыйдык. Андагы хезмәткәр Эльмира, Заһидуллинаның Мәскәүгә Путин белән очрашуга киткәнлеген әйтте, Миләүшә ризалыгы белән генә аның кесә телефонын бирергә вәгъдә итте. Ул арада Заһидуллинаның кесә телефоны башка бер җирдән табылды, ләкин барыбер элемтәгә кереп булмады.

Заһидуллина Мәскәүдән кайтканның икенче көнендә эштәге телефоны аша аның белән бәйләнешкә кердек. Алдагы көнгә ул әңгәмәшләшергә ризалык бирде, әмма бер шарт куйды. Әңгәмә бирү өчен үзенең “президент аппаратыннан рөхсәт алырга тиешлеген”, әйтте.

10 февраль көнне Заһидуллина рөхсәт алганлыгын һәм Казан вакыты белән 15 сәгатьтә әңгәмә бирергә риза икәнен белдерде. Билгеләнгән вакытта эш телефонына берничә тапкыр шалтыратып карасак та, аны алучы булмады. Бер сәгать соңрак исә Заһидуллина безнең шалтыратуны көткәнен, әмма вакыты бик тыгыз булганга, инде әңгәмә корырга мөмкинлеге юклыгын әйтте.

Бу хәлдән соң Заһидуллинаның эш урынына берничә тапкыр шалтыратып карасак та ул анда булмады, берсендә Мәскәүгә чыгып киткән иде, калганнарында офистагы хезмәткәр: “Ул районнарда йөри”, дип әйтте.

Заһидуллина: Гафуровка, йә Фәттәховага мөрәҗәгать итегез

Заһидуллина белән соңгы сөйләшү 20 февральдә Казан вакыты белән кичке җидедән соң булды. Сөйләшү тугыз минутка сузылды. Без әңгәмәнең мөһим икәнен, районнарга барганда аның барлык яшьләр белән дә очраша алмавын, үз фикерләрен безнең радио аша да җиткерү мөмкинлеге барлыгын аңлатырга тырыштык. Заһидуллина һаман да вакыты юклыгын, 21 февраль көнне иртүк Әгерҗегә чыгып китәсен, анда авыллардан җыелган яшьләрнең лидерлары белән очрашып, киңәшмә үткәрәчәге һәм аларга ниндидер күрсәтмәләр бирәчәге турында сөйләде. Иң ахырда ул алга таба беркайчан да әңгәмә бирмәячәгенә ым кагып: “Минем вакытым булмаячак, әнә Путинның Татарстандагы башка ышанычлылары: Илшат Гафуров (КФУ ректоры), Чаллыдагы укытучы Лилия Фәттәховага мөрәҗәгать итегез”, дип әйтте.

Заһидуллина Путин белән очрашкан вакытта, үзенең Татарстандагы бөтен авыл яшьләре вәкиле булуны әйтеп, авылларда торак төзелеше програмының, соңгы вакытта Мәскәү акча бирмәгәнгә, аксый башлавын белдергән иде. Татарстанда хәзер авылларда алты мең гаилә торакка мохтаҗ.

Торактан кала да авылларда бүген башка мәсьәләләр җитәрлек. Яшьләр көне-төне эшләп тә бик аз хезмәт хакы түләгәннәренә зарлана. Авыл хуҗалыгы инвесторларга тапшырылганга, күпләр эш таба алмыйча читкә чыгып китәргә мәҗбүр. Оптимальләштерү сәясәте алып барылганга зур булмаган авылларда мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр һәм медпунктлар ябылды.

Ышанычлы гомумән нигә кирәк?

Һәр намзәтнең ышанычлылары гадәттә халыкның көнүзәк проблемнарын һәм гозерләрен барлый, берүк вакытта намзәтнең програмын да җиткерә. Заһидуллина бу очракта Путин өчен тырышып йөрергә тиеш. Русия премьеры Татарстан һәм Башкортстан кебек эре төбәкләрнең бар почмагына да бара алмый, шуңа да бу эшне ышанычлыларына йөкли. Шуннан гына булса да чыгып, андый кешеләрнең сайлаучылар белән, шул исәптән мәгълүмат чаралары аша да, бернидән дә курыкмый эшләвен, актив булуын фаразларга була.

Фаразларга була булуын. Миләүшә Заһидуллина очрагында гына андый активлык һич кенә дә күренми.

Аның бу өлкәдәге хезмәттәше, элекке президент Миңтимер Шәймиев, мисал өчен, 21 февральдә Мәскәүдә Владимир Путин урынына теледебатларда катнашты. Аның оппоненты - коммунистлар намзәте Зюгановны вәкиллек иткән Юрий Болдырев булды.

XS
SM
MD
LG