Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ: "Фәлсәфи җырларга күчтем"


Илназ: "Фәлсәфи җырларга күчтем"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:29 0:00

Илназ: "Фәлсәфи җырларга күчтем"

Яшь автор-башкаручы Илназ Гарипов фәлсәфи җырлар кергән “Дулкыннарга каршы” исемле альбом чыгарырга җыена.

Автор-башкаручы Илназ Гариповның кыска вакыт эчендә тамашачылар мәхәббәттен яулавы күпләрдә соклану уятты. Аның Вконтакте интернет битендә ун меңләп дусты бар. Җырлары радио-телевидениедән яңгырый. Илназның һәр иҗат җимешен яшьләр сагынып көтеп ала икән. Татар җырчылары арасында Илназлар күп булса да, Арча районы Хәсәншәех авылы егете Илназ Гарипов башкаларга охшамаган, ди аны яратып тыңлаучылар.

Татар
Илназ Гарипов: татар эстрадасын үзешчәннәр алып бара
Илназ Гарипов: татар эстрадасын үзешчәннәр алып бара
эстрадасының популяр җырчылары альтернатив башкаручылардан читләшсә, Илназ, киресенчә, дуслык күпере кора.

“Мин үзем альтернатив юнәлештә булсам, ул күбрәк эстрада юнәлешендә иҗат итә. Илназ белән уртак нокталарны таптык. Лирик-романтик рухтагы җырлар зәвыкларыбызга туры килә һәм без бергә иҗат итәргә булдык”, ди альтернатив башкаручы, музыкант Альберт Исмаил.

Альберт белән Илназ яздырган җырлар бик тиз үз тыңлаучыларын таба. Егетләр үзләре дә “Тик күзләрең яшьле күренә”, “Нәүмизлә”, “Михнәт” җырларын яратып башкара.

Бүген Илназ үзе язган җырларны гына җырлый. Ә кайчандыр бертуган абыйсы белән “Сарман көе”н башкарып йөргән малай була.

“Абыйга ияреп сәхнәгә мендем. Аның исеме – Ильяс, искиткеч музыкант. Ул баянда уйнап, мин җырлап, Арча сәхнәсенә менгән вакытлар әле дә истә”, ди Илназ.

Илназ 1987 елның 2 ноябрендә Казанда туса да, авыл егете булып үсә. Ул анда музыка белән шөгыльләнергә яхшы шартлар юк дип кулын селтәми, булган мөмкинлекне куллана.

“Мәктәпкә беренче синтезатор кайтты. Ул вакытта бәлки музыкага гашыйк булу да булмагандыр, беренче чиратта яңа техникага тартылганмын. Инде шул синтезаторда баскалый торгач, уйный башладым һәм җыр өлкәсенә тәүге адымнар ясадым. Үзеннән-үзе аккордлар чыгара идем. Шуннан килгән инде миңа беренче музыка белеме. Ул вакытта тартмалар куеп менеп басып сәхнәдә уйнап җырлаганны хәтерлим”, дип Илназ яшүсмер чорларын күзалларга тырышты.

Илназ
Илназ
Мәктәпне тәмамлагач, ул Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Анда музыка укытучысы һөнәрен генә үзләштереп калмый, “Арча егетләре” ансамблендә җырлап-уйнап белем, тәҗрибә туплый.

“Арча егетләре” ансамбле һәм аның данлыклы җитәкчесе Марсель абый Фәйзрахманов бездән “кеше” ясап чыгарды. Мин ул ансамбльдә староста булып тордым, биш ел – ул бик зур мәктәп инде. “Арча егетләре” сәхнә өчен, гомумән төрле яклап кешенең шәхес булып өлгерүенә зур этәргеч бирде”, ди Илназ.

Җырчы егет булган сәләтен һәм потенциалын тулысынча кулланырга тырыша. Кая гына булса да, ни генә эшләсә дә көй языла тора, яңа җырлар туа. Соңгы клибы белән тамашачылар күңеленең иң нечкә кылларына кагыла.

“Анда без мәхәббәтне сурәтләдек шундый якты итеп, ачык итеп. Кайсыдыр мәгънәдә тәмле итеп. Чөнки ул клипны караганда кешеләр чын мәхәббәтне кичерергә тиеш иде. Төрле тарафлардан – Мәскәүдән, Америкадан да күп фикерләр килде, клибыгыз бик ошады, елап карап утырабыз диләр. Эшнең нәтиҗәсен күрү – безнең өчен иң зур бәхет инде”, диде ул.

Илназ иң якын кешеләре белән
Илназ иң якын кешеләре белән
Автор-башкаручы белдергәнчә, тиздән фәлсәфи мәгънәдәге яңа альбом чыгачак. Бу җыентыктагы җырлар белән ул яшьләрне киләчәк турында уйланырга чакыра.

“Беренче альбом – “Яшьлек микән” дип аталды, икенчесе фәлсәфи темага булачак. Җырлар да шул рухта язылды. Исеме “Дулкыннарга каршы” дип аталачак”. Бу альбом белән күңел халәтемне күрсәтергә телим”, ди җырчы.

Илназ барлык уңышларын әнисе белән әбисенә багышлый, яшүсмер вакыттан әтисез калган егет иң кадерле кешеләрен бервакытта да телдән төшерми.

“Ихлас соклану белән сокланып бетә алмыйм әни белән әбиемә. Чөнки алар мине аякка бастыручылар, хәзер дә мин алар янына авылга киңәш сорап кайтам”, диде Илназ.

Ул алар өчен Аллаһ тәгаләдән саулык-иминлек сорый, һәрдаим рәхмәтләрен җиткерә, изге теләк догаларын алып юлга чыга.

XS
SM
MD
LG